Нина – икенче ел татар теле буенча Халыкара олимпиада җиңүчесе
Беренче биттә - Чаллы шәһәре 41нче мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Нина Иванова. Нина – икенче ел рәттән татар теле буенча Халыкара олимпиада җиңүчесе.
41нче мәктәпнең – рус мәктәбе, ә Нинаның – рус кызы булуын исәпкә алсак, шаккаткыч хәл инде бу!
Татар теле белән Нина 4нче сыйныфта укыганда кызыксынып китә. Һәм мәктәптәге татар теле укытучысы Гөлия ханым Вәгыйзованың дәресләренә йөри башлый. Өстәмә дә шөгыльләнергә туры килә, билгеле. Нәтиҗә исә үзен көттерми – Нина узган ел беренче тапкыр Халыкара олимпиадада җиңү яулый. Һәм быел менә инде икенче җиңү!
– Нина, быелгы Халыкара олимпиада узган елгысыннан нәрсәсе белән аерыла иде?
– Минем өчен быелгысы авыррак булды. 10нчы сыйныфлар өчен биремнәр катлаулырак кебек тоелды. Аннары проект эшенең темасы да саллы иде.
– Нинди темага проект эше якладың?
– «Минем шәҗәрәм» темасына. Проект эшен якларга да, олимпиадага ныклап әзерләнергә дә укытучым Гөлия Наил кызы Вәгыйзова бик ярдәм итте. Без инде укытучым белән 4нче сыйныфтан ук олимпиада-бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулыйбыз.
– Ә калган биремнәр нинди иде?
– Проект яклаудан кала, язма өлеш тә булды. Анда татар теле һәм әдәбияты тарихы бүлекләре кергән иде. Мин татар теле тарихы турында яздым, күбрәк аңа игътибар иттем.
– Халыкара олимпиаданың иң күңелле өлеше – чит төбәкләрдән килгән катнашучылар белән танышудыр, мөгаен...
– Әйе, нәкъ шулай. Олимпиадага хәтта Төркиядән килгән катнашучылар да бар иде. Төрле милләт вәкилләре белән танышу, аралашу, яңа дуслар табу – болар барысы да халыкара олимпиадада. Төрлебез төрле якка таралышкач, алар белән элемтәне социаль челтәрләрдә дәвам итәбез, виртуаль аралашабыз.
– Нина, син рус кызы булсаң да, татарча яхшы беләсең. Татар теленә мөнәсәбәтең... нәрсә белән бәйле?
– Мин кечкенә чакта әбием татар авылына күченеп киткән һәм шунда татарчага өйрәнгән. Ул мине дә татар телендә аралашырга өйрәтте. Белмим, нишләптер, әмма миңа татар теле бик ошый!
Әңгәмәдәш - Гөлинә Гусамова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев