Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Иң кечкенә мәчет тарихы әниемә җиңү китерде!

Ми­нем әни­ем Эль­ми­ра  июнь аен­да баш­ка­ла­быз Ка­зан­да, Бө­тен­дөнья та­тар конг­рес­сы та­ра­фын­нан Идел буе Бол­гар дәү­лә­тен­дә рәс­ми рә­веш­тә ис­лам ди­не ка­бул ите­лү­гә 1100 ел ту­лу уңа­ен­нан игъ­лан ител­гән «Ис­лам ну­ры – мә­чет­ләр­дә» кон­кур­сын­да кат­наш­ты.

Ул Чал­лы шә­һә­рен­дә  ур­наш­кан пла­не­та­да­гы иң кеч­ке­нә мә­чет та­ри­хы ха­кын­да яз­ма яз­ган иде.  Без әле­ге «Мис­бах» мә­че­те янын­нан һәр көн­не үтеп йө­ри­без. Ул шул­ка­дәр дә кеч­ке­нә һәм бик ма­тур мә­чет! Әле­ге мә­чет мон­нан 18 ел элек, 2003 ел­ның 15нче ок­тяб­рен­дә ачыл­ган. Аны Бө­ек Ва­тан су­гы­шы ве­те­ра­ны Мис­бах Иб­ра­һим улы Гый­ма­лет­ди­нов тө­зет­кән.

 Ә әни­ем кат­наш­кан бәй­ге­дә Та­тарс­тан­ның бик күп ра­йон­на­рын­нан, Баш­кортс­тан­нан, Чу­вашс­тан­нан, Се­бер­дән кат­на­шу­чы­лар бул­ган. Әни­ем –  әле­ге кон­курс­та җи­ңеп чы­гу­чы­лар­ның бер­се. Тан­та­на ча­ра­сын­да аңа Коръ­ән ки­та­бын һәм зат­лы ки­тап­лар бү­ләк ит­те­ләр. «Те­ле­без­не, го­реф-га­дәт­лә­ре­без­не, мә­дә­ни­я­те­без­не сак­лау­га керт­кән өлеш­лә­ре өчен» дип языл­ган Рәх­мәт ха­тын Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы Премь­ер-ми­нист­ры, Бө­тен­дөнья та­тар конг­рес­сы­ның Мил­ли Шу­ра рә­и­се Вә­сил Шәйх­ра­зи­ев им­за­ла­ган.

Мин әни­ем­нең ки­лә­чәк­тә дә зур уңыш­лар­га ире­шү­ен те­лим!

Ра­мил КӘ­ЛИ­МУЛ­ЛИН, Чал­лы шә­һә­ре.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев