Иң кечкенә мәчет тарихы әниемә җиңү китерде!
Минем әнием Эльмира июнь аенда башкалабыз Казанда, Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан игълан ителгән «Ислам нуры – мәчетләрдә» конкурсында катнашты.