Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Башта бик авыр булды

«Лагерьдан кайткач, мин үземдә ниндидер бушлык хис иттем. Гел елыйсым гына килеп торды. Дусларым язгач та җавап бирмәдем».

Мин лагерьларга барырга яратам. Быел дүртенче тапкыр урмандагы лагерьга бардым. Элегрәк мин танышларым, дусларым белән барган идем. Быел берүзем генә барырга туры килде. Башта икеләнеп торсам да, аннары үземне сынап карарга булдым.

Лагерьда бер көн дә бушка үтми. Иртән-иртүк хәрәкәт башлана. Инде беренче көннең кичендә мин Пушкин булып уйнап, сәхнәдә чыгыш ясадым. Аннары – дискотека. Кыскасы, көннәр ниндидер космик тизлек белән уза.

21көн эчендә бер әйберне кабатлап торсаң шуңа өйрәнәсең диләр. Минем 21 көнем күз ачып йомганчы узып та китте. Лагерьдан шәһәргә кайтасым килмәде дә. Яңа дуслардан аерылуы бик читен. Ләкин, нишләтәсең бит, ул көн килеп җитте. Һәм без автобусларга төялеп кайтып киттек.

Шәһәргә килеп төшкәч, мин үземдә ниндидер бушлык хис иттем. Гел елыйсым гына килеп торды. Дусларым язгач та җавап бирмәдем. Алар миңа чын дус та кебек түгел иде. Лагерьда шундый шәп, чын дусларым калды кебек. Мин ватсап аша алар белән аралашып тордым. 2-3 көн өйдән дә чыкмадым, лагерьда төшергән видеоларны кат-кат карадым. Нинди халәт булгандыр бу, үзем дә аңламадым.

Кыскасы, лагерьдан кайткач яңадан өйгә ияләшергә туры килде. Аннары җайлашып китте инде. Мәктәпкә йөрим әле, бездә 10 көн мәктәп янында эшләргә кирәк. Аннары авылга кайтам. 
Әминә Сәлимова, Чаллы шәһәре, 19нчы мәктәп.


Лагерьдан соң балага көндәлек тормышка ияләшергә булышабыз. Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/psikhologiya-trbiya/ati-anilar-igietibaryna

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев