Әти-әниләр игътибарына
Лагерьдан соң балага көндәлек тормышка ияләшергә булышабыз.
Психологик яктан караганда, лагерь — ул бала өчен бәләкәй генә тормыш. Әти-әниләр бу турыда аңларга тиеш. Лагерьдан бала гомумән икенче булып, үзгәреп кайта. Характеры, табигате буенча тыныч булган балаларда ул сизелмәскә мөмкин. Ләкин тыныч холыклы һәм артык эмоциональ баланың да күңелендә бер үк хисләр уяна. Шуңа күрә дә әти-әниләргә лагерьдан соң балалары турында тагын да ныграк кайгыртырга кирәк. Бигрәк тә хисәр җыелмасына игътибар итү мөһим. Моны ничек итеп эшләргә соң?
Психологлар фикеренчә, мондый очракта балага өстәмә яңа җылы эмоцияләр булдырырга кирәк. Бигрәк тә өйдә бала турында тагын да күбрәк кайгырту сорала. Мәсәлән, кечкенә генә бүләк әзерләп, аңа карата игътибарыңны тагын да арттырып була. Өйдә аны сагынып көткәннәр дигән эмоция тудыру мөһим.
Шулай ук лагерьдан соң балага хәзерге көндәлек тормышка ияләшергә ирек бирергә кирәк. Өстәмә эшләр йөкләп аптыратмаска, киредән үз халәтенә кайтырга вакыт бирү дә зарур.
Аның кыйммәтләрен төшермәскә кирәк. Сөйләгән вакытта баланы бүлдермәскә, юк-бар әйбер турында сораштырып азаплау булырга тиеш түгел. Сабырлык белән аның сөйләгәнен, хәтирәләр белән бүлешкәнен тыңлап утырырга кирәк.
Бала шатлыклы вакыйгалар белән кайтырга, яисә, киресенчә, төшенкелеккә бирелергә мөмкин. Бу очракта әти-әнинең тынычлык саклавы мөһим. Бала белән экспериментларга урын бирергә кирәк. Әйтик, аның бүлмәсендә үзгәрешләр кертәсе килә, ди. Аңа каршы килмәгез. Ата-аналарга бу очракта игътибарлырак булырга кирәк.
Психолог Илүзә Әминова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев