Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Ә кар ява да ява...

Кәмит тә, әкәмәт тә булды инде бу.

Кәмит тә, әкәмәт тә булды инде бу. Кар коймаларны гына түгел, күпләрнең йортларын да ап-ак юрган астында калдырды. Шәхсән үзем өчен бу күренеш кызык булып тоелды, барлык тормышым буена (бер карасаң, 15 ел аз түгел бит инде ул, әйме?) гомердә дә шул тиклем кар күргәнем юк иде.

Кемнең кем икәнен, кешеләрнең бер-берсенә ярдәмгә чыгарга әзерме икәнлеген күрсәтте инде бу кар. Кыскасы, балалар могҗиза күркәндәй шатланса, зурлар башларын чайкап, кар белән көрәшкә кереште. Без менә сыйныфтан 3-4 кеше, әби-бабайларга булышып килдек.

Фирүзә Ибраһимова, Яңа чишмә районы, Чаллы Башы авылы.


Бу карны көрәп бетерерлек түгел. Ялгыз әби-бабайларга авыр инде. Аларга ярдәм кирәк. Без дә әби-бабайларга булыштык, аларның капка төпләрен, ишегалларын, бакча кырыйларын көрәдек. Бергә-бергә эшләү куңелле, рәхәт булды. Ләкин бүген кичәгегә караганда салкынрак, хәтта катырып та куйган.

Зәринә Гыйльметдинова, Арча районы, Кәче мәктәбе.


Зәринә Гыйльметдинова фотолары.

Ява да ява шушы кар... Кадыйр Сибгатуллин шигыре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев