Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Психология. Тәрбия

Әкият сөйлим - кем тыңлый?

Өйдә яки гаиләдә балаларга татар теленең "тәмен" тоярга өйрәтү өчен нишләргә мөмкин дигән темага уйлану.

Бик еш, әти-әнисе татар булып та, гаиләдә бала белән татарча гына аралашкан әниләрдән: "Балалар бакчасы/мультфильмнар тәэсирендә баламның теле руслаша/русча ачыла/татарча сөйләшергә теләми," - дигән сүз ишетергә туры килә.
3-4 яшьлек бала әле яңарак кына озын-озын, матур, төгәл җөмләләр белән сөйли башлый. Шулай ук бу яшьтә аның фантазиясе, хәтта абстракт образлы фикерләү сәләте үсеп китә (кызым Сәгыйдәгә 4 тула).
Сөйләм+фантазия=ӘКИЯТ
Без гаиләдә йоклар алдыннан балаларга татарча әкиятләр ("Су анасы", "Шүрәле", "Кәҗә белән сарык", "Өч кыз", "Мойдодыр", "Өч дуңгыз баласы", "Кызыл эшләпә", пәйгамбәрләр тарихы) сөйлибез.

Сезгә киңәш: бала аңламас инде дип, гади сүзләр, җөмләләр кулланмагыз. Татар теленең иң матур сүзләре белән, төзек җөмләләр белән сөйләгез! Бала аларны "йота", соңыннан үз сөйләмендә дөрес һәм урынлы куллана.
Берникадәр вакыттан соң төнге әкиятче ролен бала үти башлый: ул үзе әкиятләрне кабатлап сөйли.
Миңа балачакта әти бик еш әкият укый иде. Шундый калын "Татар халык әкиятләре" китабыннан. Ул китап киштәдә һаман да үз урынында саклана, ә әкиятләре - минем телемдә...

Гөлназ Нуриева.

Кызым!
Син дөньяга якты бер нур булып,
безнең бәхетебез өчен туган.
Гөлназ Нуриева шигыре. 
Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/yarattyira-bel%D3%99l%D3%99r/kyzyma

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев