Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Кызыма

Кызым! Син дөньяга якты бер нур булып, безнең бәхетебез өчен туган.

Бу төн йокыларның иң татлысын
сиңа диеп саклап көтеп торган.
Синең өчен мендәр кабартылган
һәм җәелгән бу чәчәкле юрган.

Ефәк чәчләреңнән сыйпап уза
тәрәзәдән кергән нуры айның...
Бу сабыйлык шундый нечкә мизгел,
ике елы инде үткән аның.

Туктатырга вакыт күчәрләрен, -
сеңдерергә синең тәмле исне,
һәр әйтелгән яңа сүзең өчен
әйтеп бетермәслек эчке хисне...

Син бит үзең көйле бер җыр кебек,
көйсез чакларыңны санамасак.
Фаҗигадәй һәр ватылган курчак,
ә бит ясап булмый аны кайчак.

Безнең өчен әле нәни бит син,
йөрсәң дә еш мин зур апа диеп.
Көннәр буе рәсем ясар идең,
кайбер чакта китәсең син биеп.

Син бит шундый бер зур Галәм сыман,
тик аклыкка һәм сафлыкка тулган.
Кызым!
Син дөньяга якты бер нур булып,
безнең бәхетебез өчен туган.
Гөлназ Нуриева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Селям туганнрыма , мин бит шат деньяда сез булганга.Еш еш ерешмэксээтэ. Сезнен ауры гыз Хаман кунелдэ. ПИОНЕР Миннегел апагыз.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик матур язган автор.