Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Җавапсыз мәхәббәт – язмыш шаяруы

Җавапсыз мәхәббәт белән очрашмаган кеше сирәктер. Алия исемле укучыбыз да әлеге хисне кичергән. Язмасы да шул хакта.

Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә
Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта
Һ.Такташ

Дөньяда һәрбер җан иясе парлы булырга омтыла. Мәхәббәт кешенең яшенә дә, социаль статусына да карамый. Ул сиздерми генә кеше күңеленә кереп кунаклый да, сыздыра-сыздыра сайрый башлый.
Кеше хисәр ташкынында ургылып-ургылып ага. Ләкин язмыш кайчак кызык итеп куя: берәү ярата, ә икенчесе аңа битараф була.

Әле җитмәсә, Әнгам Атнабаев язганча:
Бу дөньяда бер син генә түгел,
Сине яратучы мин дә бар,
Тик мин генә түгел,
Тагын берәү-
Син яраткан кеше-
Ул да бар.
Беренче уңышсыз мәхәббәт... Минемчә, бу иң аянычлы хисләрнең берседер. Кызганыч, һәр яшь кеше дә аның белән очрашадыр. Миңа да әлеге ачы һәм шул ук вакытта татлы хисләрне татып карарга туры килде. Мәктәп елларының иң кадерле һәм онытылмас хатирәсе – мәктәп мәхәббәтем. 
Мин баштагы мәлдә нәрсә булганлыгын аңлап та бетермәдем. Үз-үземә сораулар бирдем. Ләкин җавабын таба алмадым. Әлеге кеше белән булган барлык яхшы һәм бәхетле мизгелләрне күз алдымнан уздырдым. Мин аны һәрвакыт сагындым, юксындым. Кайда гына йөрсәм дә, аның тавышын ишетәмдер кебек тоелды.
Айлар үтә торды. Әкренләп мин дә тынычлана төштем, сорауларыма да җаваплар таптым. Барысын да аңладым мин. Андый чакларда, минемчә, сез үзегезгә үзегез булыша аласыз. Әйе, якыннар-туганнар һәрчак ярдәм итәләр, тынычландырырга тырышалар. Ләкин кеше үзе ситуациягә башка яктан карап, үзе хәл итәргә тиеш. Мин дә бу җавапсыз мәхәббәтне күкрәк читлегеннән иреккә чыгардым. Аллаһы Тәгалә кодрәтедер, шулай кирәк булгандыр, дидем. Озак вакыт борчылып, сәламәтлеккә дә зыян килүе бар бит әле. Аның өстенә мин – чыгарылыш сыйныф укучысы да. Тормыш дәвам итә, сез ничек тә булса түзәргә, алга атларга тиеш һәм җиңеллек һичшиксез киләчәк.
Парлыларга киңәшем шул: бер-берегезнең кадерен белегез, беркайчан да авыр сүзләр әйтеп күңелләрен рәнҗетмәгез һәм һәрвакыт сөеп-яратылып яшәгез!


Миргалимова Алия, 11А сыйныфы, 18нче мәктәп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев