Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Тсс! Монда көзге бьюти-серләр!

Көз – искиткеч матур вакыт! Ләкин, ни өчендер, нәкъ менә шушы вакытта озаграк йоклыйсы, шарфка төренеп, калын итеп киенеп чыгып китәсе килә, ә макияж белән баш катырасы килми.

Матур итеп бизәнү өчен, кызлар-йолдызларга берничә сер ачтык. Алар көзге тормышны гадиләштерәчәк һәм һәр иртәне күңелле бьюти-ритуалдан башларга сәбәп булачак! Күп вакыт һәм артык көч сарыф итмичә, стильле макияж ясарга өйрәнәбез. 
Контур ясау яисә битнең формасын матурлау өчен бронзер, румяна һәм хайлайтер кулланыла. Алар ярдәмендә биттәге кимчелекләрне яшереп, кирәкле урыннарын күрсәтеп була. 

Хайлайтер. Крем сыман хайлайтер яңак, борын, ирен өсте кебек урыннарга акцент ясый. Ул яктылык төшкән эффект биргәнлектән, тире сәламәт күренә. Аны яңакның өске өлешенә, каш астына, борын очына һәм өске иренгә сөртәбез.

Румяна. Крем сыман румяна биткә саф төс бирә һәм яңакны матур итеп күрсәтә. Ул биткә табигый алсулык өсти һәм йөзне ачып җибәрә. Аны яңакка сөртәбез һәм чигәгә таба растушевать итәбез.

Бронзер. Крем сыман бронзер битне кояшта кызынган кебек күрсәтә, бит контурын ачыграк итә. Ул кояш ашый торган урыннарга – яңак, ияк һәм чигә өлешләренә сөртелә.

Һәр ел фасылы үзенчәлекле. Организмыбыз да урамда нинди һава торышы булуына карап яраклаша. Көз көннәрендә бигрәк тә бит тиресенә игътибарлы булырга, аны кремнар, маскалар ярдәмендә дымландырып торырга кирәк.Шулай ук менюга ит, балык, ярмалар, яшелчә кертергә онытма! 

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев