Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Төп юнә­леш – уңай­лы ки­ем­нәр

Кыз­лар, сез­нең өчен!

Мо­да – мо­да ин­де ул! Кай­сы кыз­ның мо­да бе­лән бер дул­кын­да бу­ла­сы кил­мә­сен? Мо­да­дан ка­лыш­мас­ка уй­ла­саң, бы­ел­гы тренд­лар­га игъ­ти­бар­лы бу­лу ки­рәк. Исең­дә тот: бу се­зон­да уңай­лы ки­ем­нәр­гә өс­тен­лек би­ре­лә­чәк.

Күп­кат­лы­лык

Күр­кат­лы ки­ем­нәр трен­ды ел­дан-ел­га кү­чә ки­лә. Бер ка­ра­ган­да, мон­дый ки­ем уңай­лы бул­са, икен­че як­тан, бик ма­тур да кү­ре­нә.

Овер­сайз

Раз­мер­сыз ки­ем­нәр (киң күл­мәк­ләр, сви­тер­лар, ги­пер­кү­ләм­ле курт­ка­лар һәм паль­то­лар) бы­ел­гы се­зон­да да ли­дер­лар дип са­на­ла­чак.

Де­ним (джинс) әй­бер­ләр

Де­ним ки­ем­нәр­не ин­де клас­си­ка ди­яр­гә бу­ла. Кү­не­гел­гән джинс чал­бар­лар­дан тыш, ул жи­лет, курт­ка, күл­мәк-итәк­ләр рә­ве­шен­дә дә ма­тур.

Де­ним ки­ем­нәр­не сви­тер, плащ, свит­шот­лар бе­лән дә ки­яр­гә бу­ла. Аяк ки­е­ме­нә дә би­ре­дә ае­рым та­ләп­ләр юк. Спорт яки клас­сик ва­ри­ант­та­гы бо­тин­ка, ло­фер­лар да ярап то­ра­чак.

Крос­сов­ка+­күл­мәк

Бы­ел­гы се­зон­да яшүс­мер­ләр мо­да­сы сти­лист­ла­ры үк­чә­ле аяк ки­ем­нә­ре уры­ны­на ке­да һәм крос­сов­ка ке­бек уңай­лы аяк ки­ем­нә­ре тәкъ­дим итә. Алар­ны джин­са­лар бе­лән ге­нә тү­гел, ши­фон яки ефәк күл­мәк­ләр бе­лән дә ки­еп бу­ла­чак.

Кю­лот-чал­бар­лар

Мон­дый чал­бар­лар ха­ным­нар­га гы­на тү­гел, яшь кыз­лар­га да ки­ле­шә­чәк. Алар хә­рә­кәт­ләр­гә ко­ма­чау­ла­мый һәм мон­дый чал­бар­лар­ны те­лә­сә нин­ди аяк ки­е­ме бе­лән ки­еп бу­ла. Бер ге­нә төс­тә­ге­ләр дә, принт­лы­лар да мо­да­да.

 

Итәк­ләр

Итәк­ләр cай­лау­да бө­тен­ләй дә чик­ләү­ләр юк. Алар бил­ле яки ка­ба­рын­кы, кыс­ка яки озын бу­лыр­га мөм­кин. Бер ге­нә та­ләп – итәк­ләр ачык төс­тә, күз­гә таш­ла­на тор­ган бу­лыр­га ти­еш.

Фут­бол­ка­лар

Яшүс­мер­ләр мо­да­сын­да га­ди ак фут­бол­ка хуп­ла­на, чөн­ки алар­ны те­лә­сә нин­ди итәк-чал­бар бе­лән ки­еп бу­ла. Бы­ел принт­лы, төс­ле, де­ко­ра­тив чи­ге­леш­лә­ре бул­ган, асим­мет­рик фот­бол­ка­лар­ны да чит­лә­теп үт­мәс­кә мөм­кин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшүсмер мода КИЕМ КЫЗЛАР