Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Киенү стильләре

Киенүдә дүрт төп стиль бар.

Классик стиль

«Классика» сүзе латин теленнән кергән, ул «беренче дәрәҗәле, үр­нәк» дигән мәгънәләрне аңлата. Борынгы Римда югары катлаулар­га караган гражданнарны «классик­лар» дип атаганнар.

Классиканың девизы - затлы­лык, сыйфатлылык һәм җитдилек. Әлеге стиль үз эчендә озак еллар буе сыналган иң яхшы киемнәрне берләштерә.

Бу стиль үз тормышы белән яши кебек: ел фасыллары алышына, еллар, гасырлар үтә, ә классика актуальлеген җуймый.

Классик киемнәрне көндәлек тормышта да, бәйрәм көннәрендә дә кияләр. Классика һәрбер кыздан күркәм һәм нәфис туташ ясарга сәләтле. Бу киемнәрне киеп кара, бәлки, алар нәкъ синең өчендер.

Иң еш очрый торган классик ки­емнәр рәтенә билле пиджак (билләп тегелгән пиджак), гәүдәгә яраклаш­тырып тегелгән итәк, туры, киң бул­маган чалбар керә. Классик киемнәр гәүдәнең матур, отышлы як­ларын ассызыклый, кимчелекләрен яшерергә ярдәм итә.

Ә хәзер киемнең төсенә игъти­бар итик. Классика кагыйдәләре бу­енча, кием, иң күп дигәндә, өч төстән торырга тиеш. Беренчесе - төп төс, костюм яисә күлмәк төсе. Икенче­се - ярдәмче төс, ул бит төсенә туры килергә тиеш. Шуңа күрә костюм астыннан киелә торган топ һәм блу­залар еш кына нейтраль төстә була. Мәсәлән: ак, аксыл-көрән (беж) төсләр яисә табигый җитен тукы­масы төсе. Өченче төс исә төп төскә контраст булырга тиеш: аяк киеме, бил каешы, сумка төсе.

Классик стильгә хас аяк киеме – бик үк биек булмаган үкчәле кара туфли.

Стильләр хакында сөйләгәндә, аксессуарлар турында әйтеп китү дөрес булыр. Иң киң таралган аксессуарлар рәтенә, әлбәттә, сумка керә. Турыпочмаклык яисә трапе­ция формасындагы сумкалар клас­сик киемгә купшылык һәм зәвык өстәр. Алар кара төстә һәм югары дәрәҗәдәге күннән эшләнгән бу­лырга тиеш.

 

Эш стиле

Әлеге стильнең исеме җисеменә туры килә: эш стиле, димәк, ул эшкә кия торган киемнәрне үз эченә ала. Ләкин эш стилен эш киеме - таш­чы комбинезоны яисә кондитер алъ­япкычы белән бутый күрмә. Эш сти­лендәге киемнәрне эшмәкәрләр, укытучылар, мәктәп директорлары, телевидениедә эшләүче дикторлар, җитди программаларны алып бару­чылар, сәясәтчеләр, дипломатлар кия. Әлеге киемнәр җитди һәм җаваплы эш белән шөгыльләнүче кеше образын тудыра. Мондый кеше үз-үзенә ышанып кына кал­мый, башкаларны да үз көченә, сәләтенә ышандыра ала.

Шуңа күрә син, стильне дөрес сайласаң, уңай нәтиҗәләргә ирешә аласың.

Эш стиленең бөтен кагыйдәләре­нә яраклаштырып тегелгән костюм ул - кешенең визиткасы, йөзе. Мәк­тәп директорын коридорда джинсы чалбар һәм майка белән күрсәк, шаккатар идек. Чөнки мондый киенү рәвеше директорның эш урынына, вазифаларына, үз-үзен тотышына туры килми.

Эш стиле ул - чалбар, итәк, пид­жак һәм күлмәк, билгеле бер фасон­дагы аяк киеме һәм әлеге образны тулыландыручы аксессуарлар җы­елмасы.

Эш стилендә, нигездә, тыныч ней­траль (кара, зәңгәр, куе яшел, куе һәм ачык соры) төсләр өстенлек итә. Мондый төсләр күзне камаштырмый, ачу һәм борчу хисе уятмый, алар җитди һәм уйлап эш итүче эшлекле кеше образын гәүдәләндерә. Шуңа күрә күп кенә сәясәтчеләр карасу төстәге костюмнарга өстенлек бирә.

Итәк, пиджак, чалбар, костюмнар классик стильдәге киемнәрдән аерылмый диярлек. Искәрмә: күл­мәк һәм блуза бары тик ак төстә бу­лырга тиеш.

 

Романтик стиль

«Ниһаять, романтик стильгә дә барып җиттек», - диярсең син, әле­ге бүлекчә исемен укыгач. Дөрестән дә, бу стиль сиңа якынрактыр, чөнки романтик стиль җиңеллек, нәфислек, назлылык сыйфатлары белән аерылып тора. Ул синең яшеңдәге күп кенә кызларның кү­ңел халәтен чагылдыра, шуңа күрә алар бу стильдәге киемнәрне бик теләп һәм яратып кияләр.

Төп стильләрнең берсе булган романтик стиль күп гасырлар буе мода мәйданчыгыннан төшми, һәр­бер билгеле модельерның романтик стильгә караган киемнәр коллек­циясе бар.

Әлеге стильдә назлылык, җиңел­лек (һавалылык) һәм нәфислек сыйфатлары чагылыш таба. Роман­тик кеше дөньяга бәхет һәм мәхәб­бәт пәрдәсе аша карый. Романтик стильдәге киемнәр кешегә бәйрәм рухы бирә. Чынлыкта исә аларны бәйрәмнәргә, кичәләргә бару өчен генә түгел, көндәлек тормышта да кияргә мөмкин.

Классик стильнең символы җит­ди костюм булган кебек, романтик стильнең символы - күлмәк. Күл­мәкләр төрле фасонда, төрле би­зәлештә булырга мөмкин. Биредә тукымаларга басым ясала: алар пә­рәвездәй җиңел, нәфис һәм үтә күренмәле булырга тиеш. Романтик стиль ул - зур-зур чәчәк рәсемнәре белән чуарланган нәфис һәм тонык төстәге җиңел тукымалар җыелма­сы. Әлеге стильдә тегелгән күлмәк­ләргә ал, күк, зәңгәр, тонык яшел, сары төсләр туры килә.

Күлмәк фасоннары төрле-төрле: алар арасында җиңел һәм иркеннәре дә, тәнгә сыланып торганнары да бар. Гәүдәнең кайбер җитешсез якларын озын күлмәкләр яшерер, нечкә бил­ле, зифа буйлы кызларга исә кыска итәкле күлмәкләр туры килер.

Романтик стильдәге күлмәкләр­не үкчәле ачык босоножки белән кияләр.

«Ә ни өчен кайбер кызларга романтик стильдәге киемнәр бар­мый?» – дип сорарсың син. Моның җавабы бик гади: алар табигатьлә­ре белән романтик түгел һәм шуңа күрә мондый киемдә үзләрен бик уңайсыз хис итәләр.

Романтик стильдәге киемнәр хыялый, серле, шигъри җанлы кыз­ларга туры килә. Алар аның эчке дөньясын, рухын, хыял-омтылышларын чагылдыра. Син романтиклар рәтенә керәсең икән, бу стильдәге киемнәр нәкъ синең өчен.

 

Спорт стиле

«Әлеге стиль спорт белән шө­гыльләнүчеләрнең киемнәрен генә үз эченә ала», - дип уйлау дөрес тү­гел. Спорт стиленең иң төп шарты – уңайлылык. Бернәрсә дә хәрәкәт­ләнергә комачауламый, кысмый. Спорт стилендәге киемнәр актив ял итәргә яратучыларга һава кебек ки­рәк. Мондый киемнәр урманга бару, бакчада эшләү, урамда йөрү өчен гаять уңайлы.

Шулай да әлеге стильгә караган киемнәр белән бик сак булу сорала.

Мәсәлән, кайбер кызлар спорт курт­каларын (аларны еш кына «олимпийка»лар дип тә йөртәләр) классик итәк һәм үкчәле аяк киеме белән кияргә яраталар. Болай киенеп йөрүчеләр стильгә битараф яисә «стиль» сүзен бөтенләй ишетмәгән кешеләр тәэси­рен калдыра, һәрбер киемнең үз ва­кыты, үз урыны бар. Спорт киемен театрга яисә конференциягә киеп бар­саң, сиңа күпләр игътибар итәчәк. Ләкин алар синең матур киемеңә сокланып түгел, ә шул киемеңне урынсыз киюеңнән көлеп карар.

Спорт стиленә караган киемнәр­гә нәрсә керә соң? Әлбәттә, джинсы чалбар. Укучылар, укытучылар, сәя­сәтчеләр, режиссерлар, сәхнә йол­дызлары, гади инженерлар Һ.6., ял көннәре җитүгә, бу уңайлы киемне кияргә ашыгалар. Кайберәүләр исә джинсы чалбарны, пиджак һәм жа­кет белән баетып, эшкә дә кия. Мо­дельерлар тарафыннан джинсы чалбарның бик күп модельләре эшлән­гән, шуңа күрә һәркем үзенә туры килгәнен таба ала.

Спорт стиленә караган киемнәр рәтенә шулай ук толстовка (трико­таж тукымадан тегелгән уңайлы спорт кофтасы), майка, футболка, спорт курткасы, чалбар һәм спорт пиджагы керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев