Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Чәчтарашка кем бара?

Кемдер чәчләрен модадан калмаска тырышып үзгәртә, кемнедер үз чәч төсләре канәгатьләндерми.

Cоңгы вакытта төрле-төрле причёскалар, ачык төсләр зур популярлык алалар. Кемдер 
чәчләрен модадан калмаска тырышып үзгәртә, кемнедер үз чәч төсләре 
канәгатьләндерми, кемнәрдер үз-үзен күрсәтү, белдерү өчен, чәч төсләрен, кисү 
формаларын үзгәртә.
Чәч – кешенең йөзен үзгәртүче, аңа аерым бер ямь кертеп җибәрүче төшенчә. Ул кием 
кебек үк кеше кыяфәтенә зур йогынты ясый, кием үзгәрткәннән соң кеше бөтенләй 
үзгәреп китә, причёскалар да кешедән башка кеше ясарга сәләтле. Кеше кыяфәтендә зур роль уйнаучы төшенчә – причёскалар белән сезне дә киңрәк таныштырасым килә. 
Беренче чиратта минем хатын-кызлар өчен чәчне ничек кисү модада икәнен 
сөйлисем килә. Интернет чыганаклары буенча карасак, 2022-2023 елларда "сессон", "гарсон", "каре", "пикси", "паж" атамалы причёскалар зур популярлык алып тора, бу чәчләрне чагыштырмача кыска фасонда кисү дигәнне аңлата. Ләкин мода артыннан калмыйм дип, килешерме юкмы икәнен белмичә яңа причёска ясау да дөрес түгел. 
Стилистлар киңәше буенча, прическа үзгәртү алдыннан кешенең йөз формасы, яше, чәчне тәртиптә тоту җайлылыгы, чәч төренә карап кистерүне истә тотарга кирәк .
Ир-атларга килгәндә, чәчне "теннис"," бокс", "милитари", "площадка", "принстон" 
кебек фасоннарда кистерсәң, һичшиксез мода артыннан калмассың.
Чәчнең төсе модасына килсәк, "балаяж", "бронд", "скрытое", "голографическое", 
"money piece" кебек чәч буяулар 2022-2023 елларда зур популярлык алып тора. Ләкин 
чәчне буяу алдыннан да кайбер кагыйдәләрне истә тотарга  кирәк. "Бу төс миңа 
килешәрме?" дигән сорау өстендә яхшылап уйлау сине ялгыш адымнан саклап кала алыр. Чөнки төс килешмәсә, башка төскә күчергән арада чәчнең хәлате бозылуы бар, чәчләр коела, сына ала.

Күпләрне кызыксындырган мәсьәлә, минемчә, ул озын чәчләрнең актуальлеге. 
Күпләр озын чәчләрен кисеп аталар, кайберәүләр соңыннан үкенә, ә кемнәрдер яңа образы белән бик канәгать кала. Минем дә, озын толымнарын кисүче дус кызларым бар, аларның әлеге мөһим адымга барырга булулары мине дә кызыксындырды һәм мин алардан сорау алырга булдым. 


Дустым Рәзиләнең, озын толымнарын кыска калдырып кисергә, аның өстәвенә чёлка 
кисергә булуы мине гаҗәпләндерде һәм мин аңа үземне кызыксындырган сорауларны 
бирергә булдым:
  - Рәзилә, ни өчен озын толымнарыңны кисергә булдың? 
  - Мин кечкенәдән бирле, чәчемнең аскы өлешләрен генә кыскартып тора идем һәм 
озак ара озын чәч белән йөрдем. Вакыт үтү белән мин озын толымнарымнан туйдым һәм кыяфәтемә ниндидер үзгәреш кертер өчен, чәчләремне кисергә булдым. Соңрак тагын да үзгәрешләр теләдем һәм чёлка кистерергә булдым. 
  - Әлеге адымга баруыңа син үкенмәдеңме? 
  - Гомумән әйткәндә, үкенмәдем, шулай да кайбер авырлыклар туды. Чәч 
кистрүемнең максаты,  төрле причёскалар ясау уңайлыгы иде. Ләкин кыска чәч белән дә причёскалар ясау бик кулай түгел икән дигән нәтиҗәгә килдем,чәчемне тагын азрак 
үстерергә туры килде. 
Озын толымнарын кисеп атучы тагын бер дустым – Азалия. 
– Азалия, озын толымлы тормышың, кыска толымлы тормышыңнан ни белән аерыла? 
– Элек-электән озын толымнар хатын кыз тормышында бик мөһим һәм кадерле 
булган. Ләкин вакыт үтү белән кеше  матурлыкка гына түгел, уңайлылыкка тартыла 
башлады. Минем дә толымнарым, чыннан да бик озын иде, ләкин аларны кисүгә минем кискен сәбәбем булды. Чәчләрем озын булулары белән белән беррәттән  бик калын да иделәр һәм әлеге калынлык һәм озынлык баш тиресенә начар йогынты ясады, шунлыктан уңайлылык артыннан барып, толымнарымны кисәргә булдым. Чәч кисү минем тормышка карашларымны үзгәртте һәм мин экспериментлар ясаудан курыкмаска кирәк дигән нәтиҗәгә килдем. 
  - Җәй көннәрендә син корейская чёлка да кистергән идең, мондый адым ясарга нәрсә 
этәргеч булды һәм син үкенмәдеңме?
  - Мин корея җәмгыяте белән кысыксынам, чёлка кистерергә дә корея стиле җәлеп 
итте. Чёлка кистерү, моңарчы кистергәнем булганлыктан, миңа җайлы бирелде. Ләкин 
чёлкамны, уңайсызлык тудыруы аркасында кире үстерәсем булды. 
  - Азалия, сиңа җавапларың өчен бик зур рәхмәт. 
Шулай итеп, без чәч модасы, озын чәчләрнең актуальлеге турында да белеп киттек. 
Язмадагы киңәшләр, кагыйдәләр сезгә киләчәктә ярдәм итер дип уйлыйм.
Дилә Заһидуллина. Арча районы. Ашытбаш мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев