Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Бәйләү - йөрәккә дәва

Бәйләү элек-электән кул эшләренең иң популяр һәм хөрмәткә лаек төре булып саналган. Бәйләү серләренә кызларны кечкенәдән үк өйрәтә торган булганнар. 

 БУ КЫЗЫК! Бәйләү белән борынгы чорда ук (Мисырда, Римда, Грециядә һ.б. илләрдә) шөгыльләнгәннәр. Моны Мисыр­дагы фиргавеннар каберлегендә бик күп гасырлар элек табылган балалар оекбашы дәлилли. Бәйләү V гасыр­да Көнчыгышта барлыкка килә, IX гасырда Европа­га үтеп керә. Элегрәк бәйләнгән оекбашларны дәүләт башлыклары һәм зур түрәләр генә киеп йөргән.

Бик зур сабырлык, түземлек со­раса да, үз кулың белән әзерләнгән әйберләрне киеп йөрү үзе бер бәхет бит. Аның өчен артык акча да ки­рәкми, бары бәйли торган энәләр, җепләр генә сатып аласы. Калганы үзеңнән тора. Елның һәр фасылы өчен нинди дә булса кием бәйләп кию синең дә кулыңнан килә. Бер кешедә дә булмаган башлык яки шарф сине башкалардан аерып то­рачак. Ә син бертөрлелекне һич тә яратмыйсың, шулай бит?

Шәлләр, салфеткалар, эскәтерләр, челтәрләр бәйләргә була. Фантазияң генә бул­сын! Бизәкләрне сайлаганда, бәй­ләү өчен чыгарылган журналларга таян, әниең, әбиең яисә апаңның киңәшләренә колак сал. Тик үз зә­выгың турында да онытып җибәрмә, син үзең дә яңа бизәк, яңа стиль уйлап таба аласың бит.

Төрле бәйрәмнәрдә әти-әниеңә, әбиеңә бияләй яисә оек бәйләп бир­сәң, алар өчен шуннан да зур бүләк булмас. Гашыйклар көнендә яраткан егетеңне үзең бәйләгән шарф яки башлык белән сөендер. Бу бик оригиналь бүләк булачак. Сөйгәнең дә моны игътибарсыз калдырмас, чөнки син бит ничә көн, ничә төн буе аның өчен тырыштың.

БУ КЫЗЫК!

Кайбер белгечләр раславынча, бәйләү сәламәтлеккә яхшы тәэсир итә. Ул йөрәк ритмын һәм кан басы­мын җайга сала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев