Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Оста тәрбиячеләр (бәйгегә Расих Киямов әкияте)

Бәйгегә Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Расих Киямов язган әкият.

«Әкият яза аласыңмы?» бәйгесе хакында тулырак.

Куянсылу көннәр үткән саен иркәләнә бара. Аның теләкләре зурая, Куян белән Куянбикәгә булган карашлары көннән-көн начарая. 

Куян белән Куянбикә имәнлектәге элмә тактага белдерү язып элеп кайтырга ниятләгәннәр. Кирәк-яракларын алып,имәнлеккә чыгып китәләр. Ул тактага үзләренең хәлләре турында язып эләләр.

Язуда болай диелә:

“Хөрмәтле аланыбыз халкы! Куян белән Куянбикә сезгә мөрәжәгать итә! Кызыбыз Куянсылуны тәрбияләүдә булышуыгызны үтенеп сорыйбыз. Тәҗрибәлеләрдән дә тәҗрибәлерәк булган Бүре абзый белән  Төлке туташка үтенечебез! Без сездән кызыбызның дөньяга карашын үзгәртүегезне сорыйбыз.” 

Белдерүне элгәч, күп тә үтми, Төлке белән Бүре килә. Аланда яшәп ята торган җан ияләре сөйләве буенча,алар яхшы тәрбиячеләр.  Күп кенә җәнлекне шундый авыр хәлдән чыгарганнар. Бүре белән Төлке үзләренең әзерлеген белдерәләр һәм икенче көнгә яшәргә дип, Куян белән Куянбикәнең өенә киләләр. Шулай итеп, Куянсылуны тәрбияләргә тотыналар. Алар үзләренең тәрбия серләрен кешеләргә сөйләми икән,шуның өчен укучыларыбызга да бу сер булып калсын.

Чыннан да,Бүре белән Төлке яхшы тәрбияче булып чыгалар. Бер ай үтү белән, Куянсылу тыңлаулы, тыйнак, тәрбияле кызга әйләнә. Бар алан халкы моңа гажәпләнә һәм тыңлаусыз балалары булганнар Бүре белән Төлкенең дәресләренә язылалар. Сез дә соңга калмагыз!
Расих КиямовБалык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйгегә