Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстан мәктәпләрендә танылган татар кешеләре турында дәресләр кертелергә мөмкин

Татарстан президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров өлкән сыйныф укучылары өчен күренекле татарлар турында дәресләр үткәрергә тәкъдим итте. 

 

Аның сүзләренә караганда, моны яшьләр арасында ватандашларыбыз эшчәнлеген популярлаштыру өчен эшләргә кирәк.

"Өлкән сыйныф укучылары өчен чит илләрдә яшәүче татарлар тормышы турында дәресләр үткәрергә тәкъдим итәм. Мин Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан «Милли шура» һәм Координацион совет белән берлектә инициативаның мөмкин булган форматлары турында тәкъдимнәр әзерләүләрен сорыйм", - дип белдерде Сәфәров.

 

Моннан тыш, Әсгать Сәфәров Казан федераль университетына (КФУ) бу материалларны тышкы элемтәләрне үстерүдә катнашучы студентларны әзерләү программасына кертергә тәкъдим итте. Бөтендөнья татар конгрессына Россиядә һәм бөтен дөньяда татар җәмәгать эшлеклеләренең каберлекләре каталогын төзү йөкләнде.

 

Рөстәм Җамалиев: «Президент булу турында хыяллан!». Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/achyk-ishek/prezident-bulu-turynda-khyyallan

Дамир Исхаков: «Барлык татарлар да бер тамырдан». Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/v-respublike/damir-iskhakov-barlyk-tatarlar-da-ber-tamyrdan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев