Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Дамир Исхаков: «Барлык татарлар да бер тамырдан»

Тарихчы Дамир Исхаков: «Без татар халкының формалашуда бердәм булуын аңларга тиеш».

архив / Рамил Гали фотосы
Әй син, батыр татар теле! - Наҗар Нәҗми

Яңа Гасыр телеканалында чыга торган «Татарлар» программасында татар халкының барлыкка килү тарихы һәм язмышы турында тапшырулар бара. Бу атнада программада катнашучылар милләтнең этник бүленеш проблемалары турында фикер алыштылар. 

Сәясәтче Руслан Айсин, татарларның элек-электән үз дәүләте, теле, ә халкының укымышлы һәм динле булуын билгеләп үтте.

«Безнең милли һәм сәяси үзаңыбыз бар. Хәтта кайбер күп санлы халыкларның да сәяси үзаңы булмау очраклары бар. Бу аларның тарихының ярлылыгы турында сөйли", - диде ул. 

Шулай ук Руслан Айсин билгеләп үткәнчә, борынгы заманнарда «цивилизация» термины булмаган, ул XVIII гасырда французларда гына барлыкка килгән.

"Башта дәүләтчелек төшенчәсе һәм соңыннан гына цивилизация барлыкка килде. Димәк, ул безгә электән салынган", - дип саный политолог. Аның фикеренчә, татарларның Әстерхан һәм Себердәге бүленеше - территориаль бүленеш кенә, һәм ул этник түгел.  

"Кайбер кешеләр: «Без мишәрләр, без шунда-шунда яшибез“,- диләр. Руслар бит, мәсәлән, үзләрен камчатка руслары дип атамыйлар. Шуны истә тотарга кирәк: без - бер халык, бердәм халык. Бу позициядән чыгып фикер йөртергә кирәк", - дип ассызыклады Руслан Айсин.

Тарихчы, этнолог Дамир Исхаков татарларның төрле нәселләрдән торганын билгеләп үтте.

«Еш кына күршеләребез — казахлар, ногайлар «сезнең кабилләрегез юк бит», - диләр. Алар бездә булган, ләкин халык утрак яшәү рәвешенә күчкәч, нәселләре юкка чыкты, әмма аларның эзләре калды. Без моны истә тотарга тиеш», - ди Исхаков. 

Галим билгеләп үткәнчә, Казан, Касыйм, Әстерхан, Кырым, Себер татарларының нигезе уртак, ә ханлыкларның атамаларындагы беренче сүз башкала исемен генә аңлаткан.

«Аерма бар, әмма тел бердәм. Без шуны аңларга тиеш: безнең халык формалашуда бердәм. Татар теле - бердәм тел, һәм аның диалекталь вариантлары бар. Кемдер татарлар — табигый этнос, ди, әмма без зур территорияләрдә яшәсәк тә, бердәмлекне саклап кала алдык», — диде тарихчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X