Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллыда «Нәнием» дип аталган балалар остаханәсе эшли башлый

«Нәнием» - балаларга әйтелә торган иркәләү сүзе. Проект кысаларында балалар өчен татарча мастер-класслар оештырылачак.

«Нәнием» остаханәсе ике атнага бер тапкыр якшәмбе көннәрендә Чаллы татар драма театрында узачак.  Проект кысаларында 5-7 яшьлек балалар өчен төрле темага һәм төрле форматта татарча мастер-класслар оештырыла. Балаларга уен формасында татар телен өйрәнергә һәм татар телендә аралашырга мөмкин булачак.

Дәресләрне актерлык осталыгы һәм сәхнә теле укытучысы Гөлсинә Җәләлетдинова алып бара.
7нче мартка планлаштырылган беренче очрашуда балалар көнбагыш орлыгы утыртачак, үсемлек үстерү нигезләре белән танышачак. Болар барысы да татар телендә (яки аны өйрәнү элементлары белән) уза.

Остаханә 1 сәгать дәвам итә. Катнашу бушлай, теркәлү мәҗбүри. Проект Чаллы татар драма театры каршындагы коворкинг мәйданчыгында тормышка ашырыла.

«Брежнев шәһәре» спектакле - гаиләгә мәдхия

Фото http://www.nabchelny.ru/ сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев