Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

«Йолдыз»лар яктысында

Яңа елның 7нче гыйнварында НТВ каналында сәгать 10:50 Чаллы кызы, 14 яшьлек Азалия Яфясованың җырчы Алсу белән бергә башкарган дуэты күрсәтеләчәк.

Милләттәшебез, эстраданың иң якты йолдызларыннан берсе Алсу белән! Бу хакта Азалия үзе хыялланды микән? Хыялларның һәм кайвакытта хәтта хыялланырга да кыймаган вакыйгаларның тормышка ашуы турында сөйләшү өчен без Яңа ел алдыннан Азалияне «Көмеш кыңгырау»га кунакка чакырдык.

Фестиваль

Редакциягә Азалия, аның дәү әнисе Зөлфия ханым һәм вокал укытучысы Рима Илдусовна Хоини – өчесе бергә килеп керделәр. Шау-гөр килеп... Алардан яхшы кәеф, уңай мәгънәдәге тынгысызлык, оптимизм бөркелә иде кебек.

Азалия җиңү яулаган «Белая трость» фестивале быел  инде унберенче мәртәбә оештырылган икән. Аңа Россиянең атказанган артисты Диана Гурцкая, Президент грантлары фонды, Россия Федерациясенең Җәмәгать палатасы кебек оешмалар ярдәме белән нигез салган. Фестиваль начар күрүче балаларның җыр-моңга сәләтен ачуга зур өлеш кертә. Финалга чыккан малайларның-кызларның Россия эстрадасындагы иң якты йолдызлар белән бер сәхнәдә чыгыш ясавы да кызыклы традициягә әйләнгән. Надежда Бабкина, Николай Басков, Анита Цой, Алсу, Родион Газманов, Марк Тишман, Валерий Сюткин, Светлана Сурганова, Тамара Гвердцители, Руслан Алехно белән... Ә безнең Азалиягә «Русская песня» Мәскәү дәүләт академия театры сәхнәсендә йолдызларның иң яктысы, үзебезнең  татар кызы Алсу белән бергә дуэт – «К тебе» җырын башкарырга насыйп булган.

– Мондый зур сәхнәдә минем әле беренче генә чыгыш ясавым иде, – дип сөйли Азалия. – Алсу апа белән чыгыш ясау тормышымның иң матур мизгеле булып истә калды. 

Эстрада йолдызы Алсу дими, үзебезчә матур итеп, Алсу апа, дип сөйли Азалия. 

Ә Диана Гурцкаяның фестивальдә катнашучы кызларга-малайларга  мөнәсәбәтен алар инде сөйләп туя алмыйлар! «Син мине кайчан кунакка чакырасың?» – дип тә сораган әле танылган җырчы Азалиядән.  Бу хакта сөйләшә башлагач, Азалиянең дәү әнисе Зөлфия ханым чын-чынлап «кабынып» китә:

- Аны чынлап та чакырып булмас микән?

Укытучысы Рима Илдусовна идеяне шунда ук күтәреп ала:

- Ә нигә чакырмаска? Уйларга кирәк!

Җырчының уңышы продюсердан тора, диләр бит әле – продюсорны алыштырырлык мондый кешеләре булганда, Азалиягә уңышлар, һичшиксез, киләчәк!  

Инде хәзер үк нинди генә фестивальләрдә катнашмаганнар алар. Игорь Крутой оештырган «Добрая волна», Кырымда узган халыкара «Алтын мәйдан», Свердловскида булган «Урал сандугачы» фестивальләрендә... Азалия күргән-белгән, күпмедер дәрәҗәдә аралашу бәхетенә ирешкән йолдызлар исемлегендә хәзер кемнәр генә юк!  Татарлардан – Римма Ибраһимова, Венера Ганиева, Зилә Сөнгатуллина, Мөнир Рахмаев, Вадим Захаров, Филүс Каһировлар... Филүс Каһиров белән дуэт җырлауны күз алдына китерегез әле сез! Шәп бит! Ә рус җырчыларыннан Валерия белән дуэт җырлыйсы килә икән Азалиянең.

Тугыз операция кичергән

Продюсер дигәннән, Азалиягә  игътибар бермә-бер күбрәк кирәк – ул сәламәтлек буенча проблемалары булган балаларның берсе. Начар күрүе – проблемаларның, мөгаен, иң зурысыдыр. Әйтергә генә ансат – күзләренә тугыз мәртәбә операция ясаганнар инде аның.

Сәламәтлек начар булу тормышның башка яклары турында уйларга ирек тә бирмәскә тиеш, югыйсә, ләкин Азалия очрагында түгел. Өч яшендә аягына басып йөри башлаган, ә өч яшь ярымда аны инде Балалар иҗат үзәгендәге вокал төркеменә илткәннәр. Үсә төшкәч,  кыз авыл Сабантуйларында җырлап йөри башлаган. Аннары инде 7нче музыка мәктәбе... Һәм зур сәхнә. Шәһәркүләм, республикакүләм, илкүләм фестивальләр...

– Азалиянең бер кызыклы ягы бар аның, – дип елмаеп сөйли хәзерге педагогы Рима Илдусовна, – кемдер сәхнәгә чыккач, каушый, ул, киресенчә, «җыела», репетицияләр вакытында ниләр өйрәнгән булсак, барысын да файдалана ала.  

Азалия, гомумән, кызык кыз инде ул! Кыю, аралашучан, комплексларсыз... Аның дәү әнисе авылында – Түбән Кама районы Югары Чаллы авылына урнашкан инвалид балаларның интернат-мәктәбен шефка алуы да соклангыч күренеш бит инде, уйлап карасаң. Берәү булса, сәламәтлек минем үземдә дә шәптән түгел, дип уйлар иде. Ә ул  бәйрәмнәрдә инвалид балалар янына  концерт номерлары алып бара икән. Минзәлә егете, «Син – супер» тапшыруы җиңүчесе Данила Новиков белән бергәләп тә  чыгыш ясаганнар.

Татар җырлары – якынрак!

Чаллының 75нче рус мәктәбендә укыса да, һәм илкүләм фестивальләрдә рус телендә чыгыш ясарга туры килсә дә, Азалия үзе татарча җырларга ярата. «Агыйдел», «Су буйлап» – аның иң яраткан җырлары.

 – Татарча җырлаганда мин тавышымның матурлыгын, күңелдәге моңны ныграк чагылдыра алам кебек, – дип сөйли ул. – Аннары, туган тел – туган тел бит инде ул. Күңелгә дә якынрак...

Ризидә Гасыймова.

«Чишмә башы» (халык җыры) Азалия Яфясова башкаруында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев