Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

«Йолдызга соравың бармы?» сәхифәсендә Зөлфия Галиуллина

«Йолдызга соравың бармы?» сәхифәсендә кунакта бүген Чаллы театры артисткасы Зөлфия Галиуллина. Әңгәмәдәш - 2нче гимназиянең 5нче В сыйныфы укучысы Инзилә Абдуллина.

Сәлам-сәлам, дустым! Бүген «Көмеш кыңгырау» газетасы редакциясендә кунакта Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар драма театры артисты Зөлфия апа Галиуллина.

- Зөлфия апа, иң беренче соравыбыз традицион булыр - артист булырга теләвегезне кайчан сиздегез?

- Кайчан сиздегез дип... Ул балачактан килә.Чәчем коңгырт булганга, балалар бакчасында миңа гел төлке ролен бирәләр иде. Шулай итеп ул минем канга сеңде инде, минем башка һөнәр сайларга вариантлар юк иде. Менә шулай кереп киттем мин бу юлга.

- Сез Чаллыда тугансыз, Казанда, Арчада яшәгәнсез, хәзер кабат Чаллыда. Кайсын үзегезнең туган җирегез дип саныйсыз, кайсы урын күңелегезгә иң якыны?

- Минем туган җирем - Татарстан дим мин һәрвакыт. Шуңа күрә иң яраткан шәһәрем бар дип әйтә алмыйм. Һәрбер шәһәр минем өчен үзенчә якын. Арчада мин мәктәпне тәмамладым, андагы укытучылар белән әле һаман да аралашабыз. Аларга хөрмәтем чиксез. Казан инде ул - мәркәз, мин аны бик нык яратам, ул бик матур, илһамландыра торган урын. Чаллы - үзенчәлекле, моңсу, әмма ул минем өчен якын булган туган шәһәрем. Менә шулай.

- Ә уйнарга хыялланган ролегез бармы?

- Инде балачактан ук мин менә бу рольне уйнар идем дип хыялланганым бар иде. Һәр укыган китап саен, һәр караган кино саен актер күзлегеннән чыгып, мин бу рольне уйный алыр идем дип уйланам. Минем уйнарга теләгән рольләрем иксез-чиксез күп.

- Иң яратып уйнаган ролегез нинди?

- Мин аларның барысын да яратам, аерым ниндидер рольне әйтеп китә алмыйм. Алар барысы да минекеләр.

- Зөлфия апа, сез бит әле укытучы булып та эшлисез. Әлеге һөнәргә кереп киткәндә нинди авырлыклар булды, үзегез өчен нинди яңалыклар ачтыгыз?

- Мин бу өлкәгә 20 яшемдә килеп кердем. Яшь булганга коллегаларым миңа баласытып карыйлар иде. Үземнең белгәнемне күрсәтү, авторитет яулавы шактый кыен булды. Шундый авырлыкка юлыктым.

Ә яңалыкка килгәндә, балалар белән эшләү - гел яңалык. Чөнки сез искиткеч, сездәге энергия, теләкләр, фантазия олы кешеләрнекенә охшамаган. Сез хыяллана беләсез.

- Сез тиктокта бармы?

- (Көлә) Бар, бар...

- Гомумән, сезнең социаль челтәрләргә мөнәсәбәтегез нинди?

- Мөнәсәбәтем яхшы. Чөнки социаль челтәрләр безнең тормышыбызны җиңеләйтә. Мин яратам аларны. Шул гына.

- Ә Сез нинди йолдызлык астында тугансыз?

- Балык.

Йолдызларга ышанасызмы сез?

- Ышанам.

- Ә спектакльләрдә уйнау, рольгә керү - чит кеше тормышы белән яшәп алу сезгә ничек тәэсир итә, нык арытамы?

- Чит кеше дип... Алар бит чит кеше түгел. Алар барысы да мин. «Предлагаемые обстоятельства» дигән термин бар. Әлеге рольләрнең һәрберсе мин, ләкин алар һәрберсе шул бирелгән шартларда яши. Мин шул шартларга керәм дә чыгам. Миңа авыр түгел.

- Спектакльдән арып кайтканнан соң ничек ял итәсез?

- Төрлечә.

- Артистка булуның сезнең өчен иң авыр һәм һәм рәхәт мизгеле нинди?

- Беләсеңме, һәрбер кеше һөнәр сайлаганда бик нык игътибарлы булырга тиеш. Ул сайлаган һөнәрен яратырга тиеш. Әгәр дә ул аны ярата икән, ул бер генә көнен дә эшләп үткәрмәячәк. Бу бик мөһим әйбер. Мин үз юлымны дөрес сайладым дип уйлыйм, чөнки миңа рәхәт, бернинди авырлыклар да юк. Бу эшкә генә кагылмый.

- Зөлфия апа, сез кечкенә чакта нинди идегез: шук-шаянмы әллә җитдиме?

- Мин шук, шаян, тыңлаусыз, кирерәк  бала идем.

- «Көмеш кыңгырау»ны укучы балаларга нинди теләкләрегез бар?

«Көмеш кыңгырау» балалар һәм яшүсмерләр газетасының һәр укучысына үзе яраткан, үзенә туры килгән һөнәрен сайлап, матур итеп, рәхәт тормышта яшәвен теләп калам. Шул гына.

- Зур рәхмәт, Зөлфия апа.

- Үзеңә зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызга соравың бармы Зөлфия Галиуллина