Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Сафия Сабирова: «Картәтәйнең шигырьләрен укып үсәм»

Та­ныш бу­лы­гыз, дус­лар, бу – Са­фия Са­би­ро­ва. Са­фия без­не ма­тур һәм мәгъ­нә­ле ши­гырь­лә­ре бе­лән җә­леп ит­те.

Та­ныш бу­лы­гыз, дус­лар, бу – Са­фия Са­би­ро­ва. Са­фия без­не ма­тур һәм мәгъ­нә­ле ши­гырь­лә­ре бе­лән җә­леп ит­те. Алар га­зе­та­быз­ның бе­рен­че бит­лә­рен­дә ба­сы­лып чык­кан­нар иде. (Сафиянең шигырьләре белән биредә таныша аласыз).

Со­раш­ты­ра баш­ла­гач, Са­фиянең Та­тарс­тан­ның ха­лык ша­гый­ре Ро­берт Миң­нул­лин­ның оны­гы икә­нен дә бел­дек. Ме­нә бит ни­чек...

– Сафия, безгә җибәргән шигырьләрең бик матур, аларның язылу тарихын сөйләп кит әле.

– Ике ел элек безнең татар теле укытучысы Гөлнара Фаилевна конкурска шигырь язып карарга тәкъдим иткән иде. Мин язып карарга булдым. Темасын әни белән бергә утырып уйладык, аннары уйлар үзеннән-үзе сүзләргә бер-бер артлы тезелә башладылар. Ул шигырь конкурста 1 урын яулады. Рәхәт инде ул 1 урын алу, сүз дә юк.

Шигырьләрне кушкан саен да, теләгән саен да язып булмый икән. Илһам көтеп утырып, дәфтәрне ябып куйган чаклар да күп. Киләчәктә шагыйрь булырмын, тормышымны шигърият белән бәйләрмен дип тә әйтә алмыйм. Теләгән чакта, йөрәк кушканда язасым килә.

–  Син кечкенәдән бабаңның шигырьләрен укып үскәнсеңдер инде?

– Картәтәйнең балалар өчен язылган шигырьләрен һәрвакыт яраттым. Күбесен кечкенәдән үк яттан беләм. Хәзер дә яттан өйрәнәбез. Әнинең телефонында минем кечкенә чакта картәтәйнең һәм Тукайның озын-озын шигырьләрен сөйләгән видеолар сакланган. Бер видеода, миңа 3 яшь тә юктыр, мин вата-җимерә нидер сөйлим, әмма тыңлап карасаң, ритмы һәм үзенә күрә бер рифмасы да булган шигырь, ләбаса. Димәк, кечкенәдән үк шигьрияткә ниндидер омтылышым булган. Картәтәйнең өлеше зур монда, билгеле. Ул һәрвакыт бездә туган телебезгә, шигърияткә мәһәббәтне үстерә килде. Кызганыч, минем соңгы елларда конкурсларда җиңү яулаган шигырьләремне картәтәй күрми калды, миңа калса, аның өчен бу зур сөенеч булыр иде.

– Ә мәктәптә ничек укыйсың, нинди фәннәр яратасың син?

– Мин Казан шәһәренең 35нче лицеенда белем алам. Лицей бик ошый, монда мин якын дуслар таптым. Лицеебыз техник юнәлешле, ә мин күбрәк телләр белән кызыксынам. Яраткан фәнем – татар теле һәм әдәбияты, инглиз, кытай, корея телләрен өйрәнәм, киләчәктә испан һәм француз телләрен дә өйрәнәсем килә. Шул сәбәпле киләсе уку елында телләргә аерым басым ясалган мәктәпкә күчәргә теләгем бар. Моның өчен җәй көннәрендә көн дә диярлек репетитор белән экзаменнарга әзерләнәбез.

– Җәй – ял вакыты бит инде ул. Ә син экзаменнарга әзерләнәм дисең... Ял итәргә вакытың каламы соң?

– Ял итәм. Күптән түгел Сәләт лагереннан кайттым. Монда да телләр һәм илләр мәдәниятына багышланган Сәләт-Тел аланын сайладым. Сәләтне бик яратам, инде өч ел рәттән рәхәтләнеп ял итеп кайтам анда.

Хәзер көндезге инглиз лагерена йөрим. Буш вакыт та табыла минем җәй көне, сеңеллләрем белән велосипедта йөрибез, дус кызларым белән кинога барыштырабыз. Диңгезгә барасым килә быел да, әлегә әти белән әни ләм-мим, планнарында булса ярар иде.

– Шигырь язудан тыш, нинди кызыксынуларың бар?

– Рәсем ясарга бик ярата идем гел, әти белән әнидән мине рәсем мәктәбенә бирүләрен үтендем, 4 ел укып менә быел Казан шәһәренең 5 санлы сәнгать мәктәбен тәмамладым, дипломлы булдым. Буш вакытта рәсем ясыйм. Минем өчен бу үзенә күрә бер төрле медитация.

Былтыр шулай ук зур теннис белән шөгыльләнә башлаган идем, әниләр аз булса да физик күнегүләр булыр дип кенә йөреп кара дигәннәр иде, ә миңа бик ошады, кулыма ятышлы спорт төре булып чыкты. Киләсе елда да дәвам итәргә исәп.

– Шәп. Гаиләгезнең  үзенчәлекле традицияләре бармы?

– Безнең гаиләдә бер традиция бар. Ватсапта безнең туганнарның Миңнуллиннар группасы бар, шунда елына ике тапкыр 27 мартта һәм 1 августта барыбыз да Роберт Миңнуллин шигырьләрен укып видеолар урнаштырып барабыз. Картәтәйнең рухы шаттыр дип өметләнәбез. Быел 1 августка инде балалар өчен түгел, лирик берәр шигырен ятлармын дип торам. Ләкин ачып укый гына башлыйм, күңел тула, елыйсым килә башлый. Картәтәйне без барыбыз да бик юксынабыз… Аннан да йомшак Картәтәйләр тагын бар микән ул?!.. Минем кадерле картәтәем бит ул…

Әңгәмәдәш – Ләйлә Мирзаһитова. Фотолар шәхси архивтан.


Сафия Сабирова шигырьләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев