Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Ак күңелле яхшы Кеше! Бу дөньяга Син кирәк!

Казан шәһәренең 35нче лицеенда 6Д сыйныфында укучы Сабирова Сафиянең шигырьләре.

ЯХШЫЛЫК

Ак күңелле яхшы Кеше!
Бу дөньяга Син кирәк!
Чиста җанлы, саф йөрәкле 
Кешеләр хәзер сирәк.

Усал, ямьсез, әшәкеләр,
Начарлыклар дөньясы.
Адым саен талаш-сугыш
Китте шуның модасы.

Ә мин телим бу дөньяның
Чәчәккә күмелүен,
Һәр кешенең күңелендә
Яхшылыкның кимемәвен!

Матур булсак без, елмайсак,
Яхшылыклар эшләсәк – 
Булыр дөнья аллы-гөлле
«Яхшылык» дип яшәсәк!


ТЫНЫЧЛЫК

Зәңгәр күкне иңләп бер кош оча…
Ап-ак үзе, канат кагына.
Дөнья шавын сизеп, белеп микән
Караңгы күк, сугыш ягына.

Ул кош очкан саен күкнең зәңгәрлеге
Сирәгәя бара, сорылана.
Кинәт яннан очкан ракетадан 
Кош сискәнеп канат кагына.

Тик кош оча бирә… Чөнки аңа
Сугыш кырларына җитәсе.
Томшыгыннан чак-чак төшми кала
Тынычлыкның сурәт-билгесе.

Чираттагы ракета бомбасы
Очып арган кошны куркыта.
Томшыгында тотып очкан ботакчыкны
Тиз арада җилгә очырта.

Кошкай бәргәләнә, урын тапмый,
Күк йөзендә мең кат талпына.
Җилгә очкан «тынычлыкны» тотып калып,
Җиргә төшермәскә ашкына.

Тота! Тота!
Зәйтүн ботакчыгы 
Күгәрченнең нечкә томшыгында!
Димәк, кошкай һаман
Тыныч тормыш, ирек сагында!


АНТ

Авыр язмыш сындырмаган сине,
Үз юлыңа тугъры калгансың!
Татар халкын бердәмлеккә өндәп
Милләт рухын саклап баргансың!

Сынауларга бирешмичә йөрәк әрнүләрең
Шигырь юлларыңа тезелә.
Шагыйрь әрнүләре генә түгел - ул шигырьдә
Халкың борчулары сизелә.

«Әни» диеп дәшә алуыма
Рәхмәт әйтәм Сиңа, Тукай, баш иям!
Бурычыбыз – туган телне саклау!
Онытмамын аны мин, ант итәм!!

Сабирова Сафия, 35нче лицей, 6Д сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев