Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Эмиль Талипов: «Инстаграмнар миңа кирәк түгел»

«Миңа иң шәп актерларның берсеннән – Эмиль Талиповның үзеннән интервью алу бәхете дә елмайды әле. Сезгә шул әңгәмәне тәкъдим итәм» дип язды безгә Камилла Сираева.

Күптән түгел Чаллыга Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры гастрольгә килгән иде. Миңа режиссерлар Илгиз Зәйниевның «Өйләнәм.tat» һәм Айдар Җаббаровның «Хуш, авылым. Хыял.» спектакльләрен карарга насыйп булды. Тамашадан соң (кем дип уйлыйсыз?) иң шәп актерларның берсеннән – Эмиль Талиповның үзеннән интервью алу бәхете дә елмайды әле. Сезгә шул әңгәмәне тәкъдим итәм.

– Хәерле көн, Эмиль абый! Чаллы тамашачысы сездә нинди тәэсирләр калдырды?

– Мин, гомумән, Чаллы тамашачысын бик яратам. Чаллы – ул театраль шәһәр. Һәм минем иң яраткан шәһәрләремнең берсе дә. Ул балачактан ук киң урамнары, урам тулы матур чәчәкләре белән истә калган. Монда тамашачы ачык. Чаллыга килгәч, әти-әниемнәрнең туган ягы – Мамадышка кайткан кебек булам.

– Сез Чаллыга алып килгән «Хуш, авылым» спектаклен бөтен кеше (интернетта, газета-журналларда) мактап язган.  Бу спектакльнең нинди үзенчәлеге бар, ул башкалардан нәрсә белән аерыла икән?

– Бу вербатим жанры, документаль спектакль. Без Татарстандагы бетер баручы авыллар буенча йөрдек, авыл кешеләре белән әңгәмәләр кордык, һәм сәхнәдә аларның төгәл күчермәләрен бирергә тырыштык. Сөйләшү рәвешләре, уй-хисләре – барысы да чын. Бездә мондый жанрның әле булганы юк иде әле, бу – беренче тапкыр.

– Мин социаль челтәрләрдә «Бу спектакльдә Эмиль Талиповны танып та булмый» дигәнрәк фикер укыган идем. Бу зур комплимент бит инде.

– Миңа бу тема бик якын иде. Чөнки үзебезнең авыл да бетеп бара. Аңа минем күңелем бик әрни. Мин үзем Казанда тусам да, кечкенә чагым авылда узды. Миңа авылдагы һәр кеше якын, аның һәр җире кадерле. Хәзер авылга кайтып, Сабантуйлар да оештырып йөрим. Шуңа күрәдер бәлки бу проектта җаным-тәнем белән, бик яратып эшләдем.

– Белгәнебезчә, сез бер социаль челтәрдә дә юк. Бәлки Инстаграмга булса да керерсез?

– Әлегә кирәк дип тапмыйм. Кызыксындырган мәгълүматны интернеттан кереп карыйм. Социаль челтәрләрдә булмау – ул минем өчен рәхәт кенә.

– «Көмеш кыңгырау» газетасы укучыларына нинди әйтәсе килгән сүзләрегез, теләкләрегез бар?

– Хәвеф-хәтәрләрсез яшәргә язсын, иң мөһиме – сәламәтлек телим. Күңел тынычлыгы һәм сәламәтлек... «Көмеш кыңгырау» – республикада бердәнбер балалар-яшүсмерләр газетасы, дип беләм. Ул сезгә үз фикерегезне әйтергә өйрәнү өчен мәйдан булсын иде.

– Рәхмәт сезгә, Эмиль абый! Алга таба иҗади уңышлар, кызыклы рольләр телим.

Камилла Сираева, Чаллы шәһәре, 76нчы гимназия.


«Камал театрында – безнең авыллар» - «Хуш, авылым!» спектакле турында Ризидә Гасыймова язмасы

Камилла Вәлиева Халыкара олимпиадага әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев