Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Камал театрында – безнең авыллар

Миңа да, ниһаять, Камал театрында «Хуш авылым» документаль спектаклен карап кайтырга насыйп булды.

Режиссер Айдар Җаббаров әле декабрь аенда сәхнәгә куйган бу премьера турында инде байтак яздылар, әмма аны карагач, һәрбер журналистта ниндидер фикер әйтәсе килү теләге уянадыр, дип уйлыйм мин. Чөнки гаҗәпкә калдыра торган спектакль бу. Бик күп монологлардан торган әлеге әсәрнең кешеләргә тәэсир итү көче, тылсымы кайда икәнен, беренче карашка,  хәтта аңлап та бетереп булмый.
Монолог дигәннән, әсәр, гомумән алганда, бик күңелсез башланып китә – бетеп барган авылда соңгы кеше булып яшәп калган әбиләр-бабайлар үз тормышлары хакында сөйли. Бүгенгесен генә түгел, кичәгесен дә... Иртәгә турында сөйләп торудан мәгънә юк, чөнки нәрсәдер төзергә, үзгәртергә аларның инде дәртләре генә түгел, дәрманнары да калмаган була. Алар тыныч кына үлем көтә. Карт-карчыкларның әле берсе, әле икенчесе сөйли. Һәм син тора-бара спектакльнең бөтен тәэсир итү көче шушы монологларда икәнен аңлый башлыйсың. Чөнки бу геройлар ниндидер җыелма сәхнә образы булудан бигрәк, төгәл копияләрне хәтерләтә. Әйе-әйе, фәлән авылдагы фәлән абзыйны, фәлән түтине.  Шул як диалекты, шул як сөйләме белән.  Һәм актерларның бу уены шулкадәр чын – әлеге авыл агаен, яисә түтиен үзен күтәреп алып килеп утырткан шикелле. Һәм алар җитмәсә әле, шулкадәр таныш та – кай ягы беләндер безнең әниләрне, күрше апаларны, тагын әллә кемнәрне хәтерләтә. 
Чынлык-табигыйлек монологларда гына түгел, сәхнәләштерелгән аерым күренешләрдә  дә сизелеп тора. Кайбер спектакльләрдә тавыштан арып кайтасың, актерларның артык кычкырып сөйләшүе-шаулашуы  ахыр чиктә ишетергә комачаулый башлый. Монда исә барысы да дөрес «дозада», арттырып җибәрү (рус телендә «переиграть» дигән сүз бар бит әле) юк дәрәҗәсендә. Һәм спектакль ниндидер күчерелмә образлар, ишарәләр белән шыгрым тулы булса да, бу аны чынбарлык, документаль әйбер  итеп кабул итәргә комачауламый. Актерларның башка образга керү өчен сәхнәдә үк кием алыштырулары да шулай булырга тиеш кебек. Һәм алар яңа образга шулкадәр тиз кереп китәләр ки, япь-яшь егетнең, әйтик, бер минут элек кенә 90 яшьлек бабай булып уйнавы бөтенләй игътибардан читтә кала. 
Инде эчтәлеккә килсәк.  Әсәрдә кычкырып торган, әйтеп бетерелгән идеология, тәгаенләнгән фикер юк. Бернәрсәгә дә өндәми ул безне – шәһәрне калдырып авылга кайтып китәргә дә, җәмгыятьтәге ниндидер тәртипләрне үзгәртергә, дөньяны кире сүтеп җыярга да...  Спектакльдә колхозлашу еллары да, Сталин чоры да, күз буяудан торган тормыш, кешелексезлек тә чагылыш тапкан. Һәм, шушы гомуми тенденияләргә карамастан, күңелләрнең иң түрендә сакланып калган  кешелеклелек тә. 
Шунысы кызык – спектакльдә Рөстәм Миңнехановка  рәхмәт сүзләре дә кат-кат әйтелә. Нәкъ әбиләрчә – кат-кат! Тик ни гаҗәп – моны ялагайлык дип тә кабул итмисең, тәнкыйть-киная салынгандыр дип тә уйламыйсың. Авыл кешесенең атнага бер килеп киткән автолавка өчен дә канәгать булып яши белүе дип кенә аңлыйсың. Азга да риза иде бит инде безнең әниләр... Бу бит инде елыйсыларны китерә торган шул беркатлы, самими психология... Һәм «кичәге көн»нең шушы күп төрле кичерешләре белән акрын гына офык артына төшеп баруы гына кинәт күз алдына килеп баса да... ничектер тетрәндерә.
Тетрәнү дигәннән. Миңа гына түгел, 26 яшьлек улыма да көчле тәэсир итте спектакль.  Ул татар әдәбияты-мәдәнияты  белән күпмедер таныш, аерым әсәрләр турында сөйләшкән-фикерләшкән дә бар. Әмма безнең әле бер генә әсәрне дә бер төсле, бер дәрәҗәдә ошатып кабул иткәнебез юк иде. Ә минем үземнең күптән инде мимика, тавыш, пауза, кабатлаулар, кыскасы без «вак-төяк» дип санаган элементлар зур роль уйнаган спектакль караган булмаган икән!  
Афәрин, Айдар Җаббаров! Ә Камал театрының соклангыч оста актерларына (барысына да!) зур рәхмәт!
Ризидә Гасыймова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев