Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Мәктәп лайфхаклары-2

Рюкзакта кесәләр күп була инде ул. Шуларның берсеннән «хәзинә» кессәсе ясый аласың.

► Мәктәп лайфхаклары-1

Рюкзактагы тәртип

Сумкаңнан кирәкле дәфтәрне тиз генә табар өчен, дәфтәрнең өске кырына  төрле төстәге маркерлар белән дәрес исемен язып куй. Рюкзагыңны ачу белән, кирәкле дәфтәреңне күреп алырсың. Моны калын дәфтәрләр белән генә эшләп була.

Физкультурада

Физкультурадан соң кроссовкаңнан начар ис киләме? Аларга ике коры чәй пакеты салып куй. Икенче көнгә ис бетәр. Спорт формасы бөгәрләнә дип борчылсаң, киемеңне шакмаклап түгел, ә «роллы» сыман тәгәрәтеп җый.

Колакчыннар

Рюкзакта колакчыннарның баулары буташып бетәме? Сиңа гап-гади кер кыстыргычы ярдәм итә ала. Бауларның бер башын кыстырып, калган өлешләрен кыстыргычка урап куйсаң, шәп була инде. Яки колакчыннар өчен махсус савыт сатып алырга була.

Серле кесә

Рюкзакта кесәләр күп була инде ул. Шуларның берсеннән «хәзинә» кессәсе ясый аласың. Аңа бер ручка, гади карандаш, бетергеч, шоколад салып куй һәм оныт. Пеналыңдагы бетергеч каядыр югалдымы, ручкаң язмый башладымы, карандашыңның очы сындымы? Шул вакыт теге кесәнең кирәге чыга инде. Хәзинә тапкандай буласың. Ә шоколадка тап булсаң, кәефләр күтәрелеп китә.

Һәрвакыт кирәк

Рюкзакта дәрескә кирәк әйберләрдән тыш булырга тиешле нәрсәләр:

Бахиллар, алмаш аяк киемен онытсаң, алар сине коткарачак.

Юеш салфеткалар, чиста дәфтәр, кызлар өчен чәч керешләре, су эчәргә җыелмалы стакан, бик нык тамак ачып китсә, кабып куярга чикләвек яки кәнфит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев