Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

«Интернетсыз балачак» - 10

Шәмәйле һәм городки   Әти яңа уеннар өйрәтте –“шәмәйле” һәм “городки”.

Шәмәй – сыерның уч төбе кадәр генә йомры бер сөяге ул. Җиргә түгәрәк сызып, 12 шәмәйне шунда тезеп куясың да, ерактан шуларга таш ыргытасың. Шәмәйләр түгәрәктән чыгып очарга тиеш. Сугыштан соңгы елларда уенчыклар булмаган, урам малайлары шушы уенны уйнаган икән.

“Городки”ны беләсез инде – йомры агач таяклардан төрле фигуралар ясыйсың да, шуларга озын таяк ыргытасың. Схема шул ук – фигуралар түгәрәктән очып чыгарга тиеш. Көтүләр кайткач, сәпит багажнигына кыстырып, чирәмлеккә алып чыгабыз городкиның бөтен шакмакларын. Аннары кояш батып, дөм-караңгы булганчы уен тынмый...

“Городки”е кызык үзе, әмма “шәмәйле”дән тиз туйдылар. Берсе дә яссы ташларны ыргытып өйрәнмәгән. Куллары суелып беткәч, сукранып, өйләренә кайтып киттеләр.

 

Агитбригада 

Җәй көне пионервожатый Миләүшә апа механизаторлар өчен концерт куярга дип безне кырга алып чыгып китә.

Репетиция автобус эчендә генә бара:

 

Буразналар, буразналар,

Йөгерек дулкыннар.

Буразнамда игенкәйләр

Күкрәп үссеннәр...

 

Автобус колхозның юеш басуларыннан җилдерә, кайчагында батып та кала. Агитбригада членнарын төягән автобусны тарттыру өчен “ДТ-75” тракторы, эшеннән туктап, сукаларын туфрактан алып, безгә таба юнәлә.

Механизатор абыйларга безнең концерт бигүк кирәк тә түгел бугай – кайберләре тамаша беткәнен көтмичә  урыныннан торып китә иде.

 

Лапас түбәсендә

Кышын яраткан уеныбыз бар: лапас түбәсенә менеп куыш-куыш уйныйбыз. Түбәгә юллар ясалып бетә. Кайчагында тапталып-катып беткән кар кисәге урыныннан кубып, түлдән шуып, аска таба төшеп китә, шуның артыннан син дә очасың.

Берзаман Рәшит яңа кызык уйлап тапты: өеннән аркан алып менде бу. Шул арканга ябышып өскә үрмәлибез. Кайчагында бер арканга ябышып ике кеше түбәнең ике ягында йөри. Шул вакыт абыем юри җепне ычкындырып җибәрә, Рәшит акыра-бакыра аска оча.

 

Яңа ел

Авылга урман якын, шуңа күрә яңа ел алдыннан һәрвакыт чын чыршы бизибез. Ул өйнең түшәменә үк тиеп тора. Бөтен өйгә ылыс исе тула. Ылыс, мандарин һәм “зимний салат” исе – яңа ел мохите шушы инде. Чыршыны төрле уенчыклар белән бизибез. Балачак уенчыклары... Чыршы төбенә утка тыккач яна торган “Останкино” башнясының һәм Кремльнең кечкенә макетын куябыз. Шулар янына нәни кызыл лампочкалы, безелдәп эшләп тора торган мәңгелек ут та килеп урнаша. Чыршыда зур, пирамида формасындагы гирляндалар балкый. Мультфильмдагы кебек – яшел, кызыл, зәңгәр төсләрдәге. Очында янып торган кызыл йолдыз. Менә шушы конструкцияне әллә ничә “тройник” белән тоташтырып, яндырып җибәргәч галәмәт матур була. Кайбер елларны яңа ел каршылар вакыт җиткәч кенә авылда буран чыга да, баганада чыбыклар өзелеп,  шалт итеп ут бетә.

Берәр ай чамасы торгандыр ул чыршы, озак сүтми идек. Декабрьнең унбишләреннән январь урталарына кадәр. Без аның утларын иртән торгач та кабызабыз әле. Кыш көне иртәләрен караңгы була бит. Чыршыны ташлавы гына бик кызганыч. Ләкин аны сүткәч ярты зал бушап кала, өй зураеп киткәндәй тоела.

Рәшиттән клоун киемнәрен сорап торып, мәктәптәге чыршы бәйрәмендә клоун булып киендем. Бүләк биргәндә Миләүшә апа “минем костюмга” никадәр хезмәт керүен  әйтеп үтте. Шуңа күрә икенче урынны бирәбез диде.


Әсәрнең башка бүлекләрен укырга ► http://chelny-rt.ru/news/author/list/41

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев