27 октябрь 2022 яңалыклары
-
Казан укучысы «Третьяков галереясы-online» Бөтенроссия иҗади конкурсы призеры булды
Әмирә Айтбагинаның эше Россиянең ботаника китапханәсенә керәчәк.
-
Әтнәнең талантлы балалары профессиональ артистлар белән бер сәхнәдә уйнаячак
Спектакльне ГИТИСта укучы Татарстан кызы Гөлназ Минкина куя.
-
Чаллыда сәламәтлекләре чикләнгән балаларны пешерергә өйрәтү курслары эшли
Чаллының «Мечтатель» балалар һәм яшүсмерләр клубында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән шөгыльләнүче «Проснись» инклюзив студиясе эшләп килә.
-
Чаллының 84нче лицеенда «Көзге бал» бәйрәме үтте
Көз! Алтын көз... Исеме дә ничек матур яңгырый.
-
Гүзәл туган авылым Бөрбаш
Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Камилә Яббарованың иҗат җимешләре.
-
Рабигыль-әүвәл ае тәмам, Рабигыль-ахыр ае башланды
Рабигыль-әүвәл (икенче төрле әйткәндә, Мәүлид ае) мөселманнар өчен бик кадерле ай, чөнки бу айда бөек Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллалаһү галәйһиссәләмнең туган көне.
-
Чаллыда яшь рәссам Исламова Фәридәнең беренче шәхси күргәзмәсе ачылды
«Эврика» мәдәни үзәгендә 1нче балалар сәнгать мәктәбе укучысы Исламова Фәридәнең шәхси күргәзмәсе ачылды.
-
Татар киноиндустриясенең якты киләчәге – Иван Пугачев
«Көмеш кыңгырау»ның «Афәрин» видеопроектында яшь актер Иван Пугачев белән танышабыз.
-
Мәктәп укучылары өчен «Дорога сказок» рәсәй-кытай фестивале старт алды
Фестивальдә катнашу өчен 7 - 16 яшьлек Россия укучылары кытай әкиятләре буенча рәсем яки видеоролик ясарга тиеш, ә Кытай укучылары киресенчә – рус әкиятләре буенча.
-
XIII Дөньякүләм «Белем җәүһәрләре» бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды
Быел бәйге 13нче тапкыр үткәрелә һәм барлыгы 7 номинациядә катнашырга мөмкин.
-
Олы Елга – туган авылым
«Үземнең туган авылым белән сезне таныштырып үтәсем килә. Ул – Балык бистәсе районы, Олы Елга авылы» дип яза Сибгатов Айгиз.
-
Чаллыда яшь рәссам Иванова Анастасиянең шәхси күргәзмәсе ачылу тантанасы үтте
Легендар ABBA төркеме һәм скрипка – «Жемчужина» шифаханәсендә Анастасия Иванованың шәхси күргәзмәсе ачылды.
-
Чаллының 54нче гимназиясендә хәрби операциядә һәлак булган Чаллы егетенең исеме мәңгеләштерелде
Чаллының 54нче гимназиясендә, элеккеге укучылары, Украинадагы хәрби операциядә һәлак булган Рәмис Заһртдинов истәлегенә мемориаль такта куйдылар.
-
«Иделкәем&Кариев варислары» фестиваленең быелгы гран-при иясе билгеле
«Иделкәем&Кариев варислары» балалар-үсмерләр театр коллективлары һәм студияләренең төбәкара фестиваль-конкурсына нәтиҗә ясалды.