Олы Елга – туган авылым
«Үземнең туган авылым белән сезне таныштырып үтәсем килә. Ул – Балык бистәсе районы, Олы Елга авылы» дип яза Сибгатов Айгиз.
Халыкның бер йорты бар:
Ул да булса – туган ил.
Бу – татар халык мәкале. Әйе, бик дөрес әйтелгән сүзләр. Һәркемнең үз туган ягы бар. Минем дә үземнең туган авылым белән сезне таныштырып үтәсем килә.
Ул – Татарстан республикасы Балык бистәсе районындагы Олы Елга авылы.
Туган ягымның табигате бик тә матур. Үзенең калын урманнары, саф, чиста сулы чишмәләре, яшел болыннары, яхшы һәм тырыш кешеләре белән дан тота ул. Туган як һәркемгә дә якын. Мин дә нәни чакта ук, аның табигатенә сокланып үстем. Җәй көннәрендә ул тагын да матурая.
Без гаилә белән авыл читендәрәк урнашкан Чулман буена сәяхәткә еш барабыз. Чулман безне җем-җем итеп уйнап торган чал дулкыннары белән сәламләп каршы ала. Күктә − кошлар җыры, су өстендә − акчарлаклар уйнавы.
Су буеның матурлыгын каләм белән язып, тел белән сөйләп бетерерлек түгел! Әллә кайлардагы диңгез-океан буйлары бер якта торсын! Яр буеңда йөзьяшәр наратлар, имәннәр, тамырлары белән җиргә нык ябышканнар.
Әмма кайберләре яр белән бергә җимерелеп төшкән, шулай да, табигатькә үзләренчә җайлашып, үсүләрен дәвам иттерәләр. Суга якын булуларына шатланып, дулкыннарның үзләрен коендырып китүен көтәләр.
Мондагы табигатьнең гүзәллегенә хәйран каласың. Чулман ярының сап-сары, чип-чиста, кабырчыклы, чуерташлы комыннан барасы да барасы килә. Су өстендә уктай атылып балык тоткан акчарлакларны күзәтеп тору да кызык. Ә Чулманның суы... Кызу көндә колач салып йөзүдән, бергәләшеп су чәчрәтә - чәчрәтә уйнаудан да бәхетлерәк мизгелләр бармы икән?! Чулманыбызның тирәсендә үскән җир җиләкләре,чикләвекләр, гөмбәләр күпләрнең табыннарын бизи. Туган ягым табигате турында никадәр генә язсам да, аның матурлыгын сүзләр белән аңлатып бетереп булмый...
Авылыбыз әллә ни зур булмаса да, тарихы бик бай...
Әби-бабайлар сөйләве буенча, Олы Елга авылының тарихы Болгар чорларына кадәр барып тоташа. Археологлар авыл янында Болгар чорларына караган, зират һәм авыл хәрәбәләре булуын билгеләгәннәр. Авыл исеме белән барлыкка килү белән бәйләнешле риваятьләр дә бик куп. Шуларның берсе: Нугай далаларыннан күчеп килгән агалы-энеле Юлдашевлар була. Алар шушында яшәп калырга уйлыйлар. Олы туган үзенә йортны бер җирдә, ә кечесе ике-өч чакрым ерактарак төпләнә. Олы туганның авылы Олы Елга, ә кече туганның Кече Елга булып китә.
Юлдашевлар Полянка һәм Шуран авылларының алпавытлары белән судлашып, үзләренә Идел буеннан болынлык алганнар. Өлкәннәр сөйләвенә караганда, авыллар исеме Казан каласына илтә торган олы юл буена урнашуга да бәйле.
Авылыбыз шундый кызыклы атамаларга, тарихи истәлеклекле урыннарга бай. Олы Елга авылы уртасыннан Бизнә суы ага. Элек ул бик тирән булган. Елга, Мәскәү атавына җиткәч, икегә аерыла. Бу атауга элек читтән яу килеп, Юлга авылын кулга төшерү өчен сугыш башланган. Юлгалылар боларны куып җибәргән. Халык аларны мәскәүлеләр дип атаган. Дошман киткәч, бу урынга Мәскәү атавы дип исем биргәннәр.
Авылдан 3-4 чакырым ераклыкта Чуашлар кабере, бер чакрымда Йорт өсте дип аталган урын бар. Халык аны "Изгеләр чишмәсе" дип йөртә. Бу урын башта кечкенә бистә кебек кенә булып, соңрак зурайган. Анда чүлмәк ясау белән шөгыльләнгәннәр.
Бу җирдән чүлмәк ватыклар, йорт пычаклары табыла.
Гомумән алганда, халык һәр болынга, һәр елга-күлгә, кырга мәгънәле, тарих белән бәйле исемнәр куйган: "Шомыртлык", "Карлыганлык", "Чик елгасы"(Лаеш районы белән чиктәш булганга), "Каенлы елга", "Бурсыклы елга", "Алмалы елга", "Аппаков", "Әмикъ", "Изгеләр чишмәсе" исемле елга һәм чишмәләр, "Таллы күл", "Казыган күл", "Бакалы күл", "Әнәк", "Мирон" исемле күлләр бар.
"Әнәк күле" исә изге урын булып санала, элек тирә яктагы авыллардан кешеләр, "таң суы"н алып, сихерләнер өчен килә торган булганнар, бу күлгә юлны авылым халкы хәзер дә онытмый, суга карап, теләкләрен тели һәм күлгә көмеш акчалар ташлый.
"Алмалы елга" дип йөртелүче урынның алмагачлары да, елгасы да юк. Элегрәк бу урында алмагачлар үскән һәм елга да булган. Тирә-яньдәге җир-суларның һәр кайсы авыл халкының тормышы, көнкүреше, табигый узенчәлекләре белән тыгыз бәйләнгән.
Алда искә алынган Йорт өсте дип аталган урыннар берничә ел элек төзүчеләр тарафыннан актарылып ташланылган һәм аннан ак таш алганнар. Бу җирдән бик күп сөякләр чыккан. Шул елны каты корылык була. Өлкәннәр актарылып чыгарылган сөякләрне җыеп күмәләр. Бабайлар һәрвакыт бирегә килеп, үлгән кешеләр рухына багышлап дога укыйлар.
Болыннар чәчәккә-җиләккә бай булганлыктан, безнең тирәләрдә элегрәк умартачылык эше дә киң җәелгән була. Иван исемле урыс кешесе безнең авылга килеп, умарта асрау һәм итек басу эшен оештырып җибәрүчеләрдән булган.
Авыл халкы бик борынгыдан мөселман динен тоткан. 1879 елда ук төзелгән, авыр елларда да манарасы төшерелми сакланган мәчетебез,авыл халкы тарафыннан төзекләндерү һәм изге рухыбызны торгызу, гыйбадәт кылу урынына әверелде. Олы Елга авылында беренче мәчетнең агач бинасы хәзерге вакытта да сакланып калган.
Ул Казан губерна идарәсе тарафыннан 1879 елның 10 августында расланган проект булып төзелә. Олы Елганың 1908 елда төзелгән икенче мәчете сакланмаган. 2000 елда авылыбызда яңа ике катлы мәчет төзелде.
Мәктәбебезнең тарихы болайрак: Олы Елга халкы гомер-гомергә аң-белемгә омтылып яшәгән. 20 гасыр башында ук мәхәллә мәктәбендә 30 ир һәм 20 кыз бала сабак алган. 1936-37 нче елларда авылда бригадир булып эшләгән Идрис Исмәгыйлов яңа мәктәпкә нигез сала. Хәзерге вакытта мәктәп гөрләп эшли һәм анда 100гә якын бала белем ала.
Колхоз тарихы: Авылда колхоз 1931 елда төзелә. Ул "Кызыл йорт өсте" дип атала. 1951 елда колхоз Казаклар авылы белән кушыла. Авыл хуҗалыгында терлекчелек һәм игенчелек төп урынны алып тора. Арыш, сабан бодае, арпа, солы, борчак, кукуруз җитештерелә. Төп терлекчелек тармагы: сөт һәм ит терлеге.
Авыл җирлегендә мәдәният йорты, клуб, китапханә, урта мәктәп, балалар бакчасы, медпункт, 5 кибет гөрләп эшләп тора. Бүген дә күңелгә нур өстәп, авыл өстендә көнгә биш тапкыр азан тавышы яңгырап тора. Ураза бәйрәме, Корбан гаете кебек зур дини бәйрәмнәрдә мәчет эче халык белән тулы була. Әлеге истәлекләр хәзерге вакыт өчен бик бай мәгълүмат, чөнки үзенең авылының тарихын һәркем – кечесе дә, урта яшьтәгесе дә белергә тиеш. Өлкән яшьтәгеләр, әлбәттә, боларны беләләр, безгә һәрдаим сөйләп киләләр. Авылда элек яшәгән кешеләрнең ни белән шөгыльләнгәнлекләрен, әлеге кешеләрнең исемнәрен генә булса да белү ул – авылың тарихының бер баскычын гына булса да белү дип санала. Ул безнең әби-бабаларыбызның да гомерлек истәлеге, аларны белү, белмәгән өлешләрен өйрәнү безнең төп бурычыбыз. Әлеге мәгълүматны мин авыл китапханәсендә сакланып калган язмалардан алдым. Ул авыллар еллар буе яшәсен иде, үзенең матурлыгын, саф һавасын, чиста сулы чишмәләре югалмасын иде.
Сибгатов Айгиз Радик улы, Балык бистәсе районы,Олы Елга авылы урта гомумбелем бирү мәктәбе, 8
сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев