Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллының 54нче гимназиясендә хәрби операциядә һәлак булган Чаллы егетенең исеме мәңгеләштерелде

Чаллының 54нче гимназиясендә, элеккеге укучылары, Украинадагы хәрби операциядә һәлак булган Рәмис Заһртдинов истәлегенә мемориаль такта куйдылар.

Шәһәрдәшебез – Рәмис Заһретдинов исеме мәңгеләштерелде

26нчы октябрьдә Чаллының 54нче гимназиясендә укыган укучылары Украинадагы махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Рәмис Заһретдинов истәлегенә мемориаль такта ачылды. Шәһәрдәшебезнең исемен мәңгеләштерү чарасына әнисе Динә ханым, укытучылары, сыйныфташлары, җитәкчеләр һәм депутатлар килгән иде. Кунаклар Рәмис белән бәйле вакыйгалар белән бүлеште, аның турында истәлекләр яңартты. Алар үз иленең якты күк йөзе өчен гомерен кызганмаган шәһәрдәшебез белән чиксез горурлануларын җиткерделәр. Ватанпәрвәр шәхес үстергәннәре өчен, батырның әнисе алдында баш иделәр.

Рәмис 2005 елда гимназияне тәмамлый. “Ул кечкенәдән таләпчән, тәрбияле, максатчан булуы белән башкалардан аерылып тора иде. Гимназиябез укучылары герой тәрбияләгән уку йортында белем алулары белән горурланырлар. Ул һәрвакыт безнең йөрәкләрдә булачак”, – ди гимназия директоры Рамил Исаев.

Рәмис, хыялына тугры калып, Казан танк училищесына укырга керә. Аны тәмамлап, К.К. Рокоссовский исемендәге хәрби училищега күчерелә. Хәрби операция башлангач, үз теләге белән илебезне сакларга китә. Хезмәттәшләре сүзенә караганда, Рәмис батыр командир, ышанычлы дус була.  Ни кызганыч, 8 майда аның гомере өзелә. Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен, Рамис Заһретдинов вафатыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев