Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда яшь рәссам Иванова Анастасиянең шәхси күргәзмәсе ачылу тантанасы үтте

Легендар ABBA төркеме һәм скрипка – «Жемчужина» шифаханәсендә Анастасия Иванованың шәхси күргәзмәсе ачылды.

Рәсем һәм музыка – бу төшенчәләр үзара бик якын, ә кайчагында аерылгысыз да була, шуңа күрә күргәзмәнең барлык кунакларына да иҗатчылар белән җылы очрашу насыйп булды.

3нче балалар музыка мәктәбендә тәрбияләнүче Шәйхәттарова Әминә, Бикташева Амелия, ДубинкинаАрина һәм аларның укытучылары Исламова Елена Валентин кызы күргәзмә ачылышын гаҗәеп  итеп скрипкада уйнаулары белән бизәде.

Күргәзмәдә төрле техникада башкарылган 32 эш тәкъдим ителгән. Ачылу тантанасыннан соң Анастасия Иванова экскурсия үткәрде һәм кунакларга үзенең сәнгать әсәрләренең килеп чыгышы турында сөйләде.

Күргәзмә ноябрь ахырына кадәр эшләячәк.

Иванова Анастасия 1нче балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаган. (укытучысы – Елена Юрьевна Каширская). Хәзер Анастасия Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында беренче курста белем ала.
Анастасия Иванова Россиянең 20нче Дельфий уеннарының 2 этабында чыгыш ясар өчен сайлап алу турын уңышлы үтеп, үз яшь категроиясендә беренче урын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев