Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чаллыда сәламәтлекләре чикләнгән балаларны пешерергә өйрәтү курслары эшли

Чаллының «Мечтатель» балалар һәм яшүсмерләр клубында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән шөгыльләнүче «Проснись» инклюзив студиясе эшләп килә.

Чаллының "Мечтатель" балалар һәм яшүсмерләр клубында 7 ел дәвамында сәламәтлек мөмкинлекләр чикләнгән балалар белән шөгыльләнүче "Проснись" инклюзив студиясе эшләп килә. Клубка йөрүче балаларның үз шатлыклары һәм уңышлары да бар.
2021 елда спонсорлар ярдәме белән кулинар мастер-класслар үткәрү өчен кухня булдырылды. Бер ел дәвамында без кухнябызның мөмкинлекләрен өйрәндек.

Һәм быел сәламәтлекләрендә төрле проблемалар булган 14-35 яшьлек төрле катнашучылардан торган ике төркем тупладык. Алар өчен без төрле ризыкларны пешерергә өйрәтү буенча бер еллык курс булдырдык. Курсны үтеп чыкканнан соң алар мөстәкыйль рәвештә пешерегә өйрәнергә тиешләр. Программа гадидән катлаулыны үзләштерүгә таба юнәлдерелгән.
Хәзерге вакытта 2 укытучы кулы астында кулинар остаханәдә 18 кеше шөгыльләнә.


Педагог Ирина Сергеевна Кузнецова.

Фото https://vk.com/mechtatelclub


 

Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев