«Эврика» мәдәни үзәгендә 1нче балалар сәнгать мәктәбе укучысы Исламова Фәридәнең шәхси күргәзмәсе ачылды.
Бу яшь рәссамның беренче шәхси күргәзмәсе. Күргәзмәдә нәфис натюрмортлар, пленэр практикасыннан график һәм акварель эскизлар белән дизайн буенча композицияләр урын алган. Фәридәнең дизайн техникасында аеруча сәләтле булуы сизелә.
«Касания кистью» күргәзмәсе үзенчәлекле хисләр уята. Ул безне фантазия дөньясына алып керә һәм хыял канатларында чиста һәм чиксез иҗат күгенә күтәрә.
Нет комментариев