Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Гүзәл туган авылым Бөрбаш

Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Камилә Яббарованың иҗат җимешләре.

Гүзәл туган авылым

Минем исемем Камилә,

Бөрбаш авылыннан буламын.

Урман уртасында булган

Бай авылда туганмын.

 

Гүзәл минем авылымның

Урманнары, кырлары,

Биек-биек таулары,

Җиләкле болыннары.

 

Кырларымда үсә иген,

Гел кояшка үрелеп.

Балкып тора авылым,

Яшеллеккә күмелеп.

 

Авылны мактап, зурлап

Сандугач, тургай сайрый.

Һәркөн иртән аларны

Бар авыл халкы тыңлый.

 

Авылымны яратам мин.

Табигатькә сокланам.

Урман-болыннарда йөреп,

Саф һавада көч алам.

Авылым чишмәләргә бай,

Челтер-челтер тавышы.

Бөр елгасына кушыла алар,

Матур аның агышы.

 

Һәркөн иртән чишмәгә

Су алырга барабыз.

Шифалы суларыннан

Тәнгә сихәт алабыз.

 

Җәй көннәре гөрләп уза

Бөр елгасы буенда.

Гөмбә-җиләкләр җыеп,

Табигать кочагында.

 

Һәрчак гүзәл булсын авылым,

Көзен, кышын, яз-җәен.

Табигатькә рәхмәт укып,

Дога кылыйк көн саен.


Кыш килде

Мамыктай карлар сибеп,

Безнең битләрдән үбеп,

Туган якка кыш килде,

Чып-чын матур кыш инде!

Агачлар да киенде,

Кыш килгәнгә сөенде.

Карабүрек, песнәкләр

Җимлекләрдә күренде.

Өреп-өреп сулышын,

Тәрәзләрне бизәде.

Кай тирәгә тау кирәк дип,

Урамнарны күзләде.

Безгә дип таулар өйгәч,

Без чыктык йөгерешеп.

Чаналарга утырып,

Шудык без тезелешеп.

Кыш бабаебыз безгә

Бүләкләр дә тарата.

Кыш бабай – юмарт бабай.


Барыбызны ярата

Әтием солдат булган.

Җырлар җырлап мактаганнар

Солдатта булганнарны.

Мылтык тотып курыкмыйча

Чик саклап торганнарны.

Чын батыр йөрәкле егет

Бернидән курыкмаган.

Туган илен, торган җирен

Сатмаган ул саклаган!

Буыннан-буынга күчкән

Ватан саклау бурычы.

Солдат йөрәгендә тибә,

Туган җирнең сулышы.

Минем әтием дә шулай

Илемне нык саклаган,

Ватан алдында бурычын

Яклаган ул саклаган.


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев