Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Мәктәп укучылары өчен «Дорога сказок» рәсәй-кытай фестивале старт алды

Фестивальдә катнашу өчен 7 - 16 яшьлек Россия укучылары кытай әкиятләре буенча рәсем яки видеоролик ясарга тиеш, ә Кытай укучылары киресенчә – рус әкиятләре буенча.

Россиядә һәм Кытайда мәктәп укучылары өчен «Дорога сказок» рәсәй-кытай иҗади фестивале старт алды. Фестивальдә катнашу өчен 7 - 16 яшьлек Россия укучылары кытай әкиятләре буенча рәсем яки видеоролик ясарга тиеш, ә Кытай укучылары киресенчә – рус әкиятләре буенча.

Фестиваль дистанцион форматта  «ВКонтакте» социаль челтәрендә Россиянең мәгариф министрлыгы ярдәмендә үтә.

  • Фестивальгә төрле жанрларда һәм техникаларда башкарылган рәсемнәр кабул ителә: төрле сәнгать стильләре (гохуа стилен дә кертеп), графика, цифрлы сәнгать.
  • Видеороликның сюжеты әкиятнең эчтәлегенә туры килергә һәм әкиятне танырлык булырга тиеш.
  • Видео MP4 форматында 1024х768 пиксельле булырга тиеш.
  • Видеороликның озынлыгы 3 минуттан артмаска тиеш.
  • Иҗади эшләр башка интернет-чыганакларда куелмаган булырга тиеш.

Эшләрне кабул итү 24 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Россия укучылары эшләрен  interdom.festival@mail.ru электрон почтасына җибәрә. 25 ноябрь - 6 декабрь көннәрендә рәсемнәр һәм  видеороликлар фестивальнең «ВКонтакте» челтәрендәге битендә куелачак һәм бәяләнәчәк.

Фестивальнең нәтиҗәсе 9нчы декабрь көнне онлайн-режимда Кытай белән «дуслык телекүпере» вакытында игълан ителә. Һәр ил иң күп тавыш җыйган 30 җиңүчене билгели (һәр категроиядә  15 эш).

Тулырак мәгълүмат фестивальнең сайтында.

https://mon.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев