Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кәүсәр чишмәсе

Рабигыль-әүвәл ае тәмам, Рабигыль-ахыр ае башланды

Рабигыль-әүвәл (икенче төрле әйткәндә, Мәүлид ае) мөселманнар өчен бик кадерле ай, чөнки бу айда бөек Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллалаһү галәйһиссәләмнең туган көне.

Билгеле булганча, 27 октябрь көнне Рабигыль-әүвәл ае тәмамланды һәм Рабигыль-ахыр ае башланды. Рабигыль-әүвәл (икенче төрле әйткәндә Мәүлид ае) мөселманнар өчен бик кадерле ай, чөнки бу айда бөек Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллалаһү галәйһиссәләмнең туган көне.

Мәүлид кичәсе мөселманнар яшәгән бөтен илләрдә дә, шул исәптән Казан шәһәрендә һәм авылларда, һәр гаиләдә сөекле Рәсүлебезгә олуг хөрмәт белән бәйрәм ителә.

Мәүлид бәйрәме көнне мәчетләрдә вәгазьләр, Коръән сүрәләре укыла һәм пәйгамбәребез рухына дога кылына, аның шәфәгатен өмет итеп салаватлар әйтелә, хәер таратыла.

Шулай ук рәсүлуллаһны мактап язган шигырьләр сөйләү, мөнәҗәтләр әйтү, аның башыннан кичкән хәлләрне укып, хөрмәтләп искә төшерү дә — күркәм эшләрдән санала.
Ислам дөньясы Мәүлид бәйрәменә карата ике төрле карашта. Пәйгамбәрнең туган көнен билгеләп үтүгә тискәре мөнәсәбәт белдерүчеләр дә юк түгел. Андыйлар да бар. Ләкин Мәүлид бәйрәмен хуплаучылар күбрәк.
Чыганак: https://nur.tatar/rabigul-euvel-nindi-aj-ul

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев