Бүген интернетка керергә ярамый!
Чөнки 26нчы гыйнвар Халыкара интернетсыз яшәү көне дип игълан ителгән.
Интернетсыз яшәү көне ел саен гыйнварның соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Бөтен дөньяда, бер генә көнгә булса да, интернеттан, социаль челтәрләрдән баш тартып торырга өндиләр, дигән сүз инде бу. Ягъни без бер генә көн булса да смартфон, телефон, ноутбукларсыз яшәп алырга тиеш булабыз. Виртуаль түгел, реаль (чын) дөньяда, ягъни.
Әлеге тәкъдим белән беренче булып 2000 елда Британиянең социаль ачышлар институты чыккан. Һәм бер шиксез, идея авторлары – интернетны үзләре үк актив кулланучылар булган.
20 ел эчендә интернет кулланучылар саны 5 тапкыр арткан! Һәм шул ук вакытта «инфомания», «социаль йомылу» кебек авыру төрләре дә барлыкка килгән. Безнең тормышны кызыклырак итүче җайланмалар шулай еш кына бәйлелеккә китерә дә.
Интернетның файдалы якларын инкарь итмибез. Әмма чама хисен дә югалтырга ярамый. Интернетсыз яшәү көнен безгә шуны искәртер өчен уйлап табылган. 26нчы гыйнварны музей-паркларга барып, виртуаль түгел, реаль дуслар белән аралашып үткәрик!
Бу темага чираттагы язмалар - Интернет – файдалымы, зыянлымы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев