10нчы август – Чаллы шәһәренең туган көне
Чаллы Татарстан шәһәрләре арасында зурлыгы һәм әһәмияте буенча икенче урында торучы шәһәр.
Чаллы (шулай ук Яр Чаллы, русча Набережные Челны) — Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгышында, Чулман елгасының сул ярында, Мәләкәс кушылган җирдә урнашкан.
Чаллы Татарстан шәһәрләре арасында зурлыгы һәм әһәмияте буенча икенче урында торучы шәһәр. Бүгенге көндә анда 528 366 кеше яши. 1930 елдан шәһәр статусын йөртә.
Казан белән арасы 225 км, Түбән Кама белән — 35 км, Алабугабелән — 20 км, Уфа белән — 250 км.
Тукай районының (193-1976 елларда Чаллы районының) үзәге. Зур автомобиль юллары үзәге, елга порты бар.
- 1626 елдан бирле хәзерге Чаллы урынында беренче торак йортлары билгеле.
- XIX гасырда Чаллы пристане — зур ипи сату үзәге булган.
- 1920 елга хәтле — Уфа губернасының Минзәлә өязендә, ТАССР барлыкка килгәч, аның составына керә.
- 1922—1930 елларда Чаллы кантонының үзәге.
- 1982—1988 елларда Брежнев исемен йөртә.
Фото авторы: Zahidulla - Үз эшем, CC BY-SA 3.0, https://commons.wikimedia.org/w/index.php?curid=15326683
Яратам сине, Чаллым! – Лилия Гыйбадуллина шигыре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев