«Мәче күзе саклый...»
1934 елда – моннан 90 ел элек, нәкъ менә мәче аркасында беренче яктылык кайтаргычлар - фликерлар уйлап табылган.
Гаҗәеп әйберләр, гадәттә, очраклы гына туа. Гади генә күренешләр дә ачышларга этәрә.
ХХ гасыр башында инглиз Перси Шоу кич белән автомобильдә кайтып барганда ут яктысында мәче күзләренең шулкадәр янып-балкып торуын күреп шаккаткан.
Бу хәл аны илһамландырып җибәргән. Тиздән, 1934 елда, нәкъ менә шул мәче аркасында беренче яктылык кайтаргычларны уйлап тапкан ул. Аларны башта «мәче күзе» дип йөрткәннәр. Аннары катафот дип тә атаганнар, хәзер фликер дип йөртәбез.
Элек алар вак-вак көзгечекләрдән торсалар, хәзер технология алга бара. Яктылыкны кире кайтара торган катламлы пленкалар, тукымалар, пластиклар бар. Алар юл билгеләрен яктырту өчен дә файдаланыла, өс киеменә дә беркетелә. Яктылык кайтаручы элмә такталар, билгеләр, брелоклар, наклейкалар киң таралыш ала.
Боларның һәммәсе дә юл һәлакәтләрен киметү һәм кеше гомерен саклап өчен уйлап табыла.
Рәсем Фрипик сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев