Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Мәчене алыштыра торган кош

Авылда алар абзар-кура тирәсенә урнашу ягын карыйлар, аулак почмак­ларны сайлыйлар.

ЙОРТ ЯБАЛАГЫ

Бер пар кош. Шундый дус, шундый турылыклы бер пар кош. Җәен һәм кышын берсе икенчесен ташламый. Гомер буе шулай. Алар бездәге барлык ябалаклар кебек бу яктан. Ләкин бүтәннәр гәүдәләре белән алдыра, ә болары бигрәк инде кечкенә. Теге зур ябалаклар калын урманнарда яшәсә, болары кыр тирәсендә, өй яннарында яши. Алар кырдагы сазлы урманга да канәгать. Авылда исә абзар-кура тирәсенә урнашу ягын карыйлар, аулак почмак­ларны сайлыйлар. Йорт ябалагы дип белми әйтмәгәннәр инде.

Көндез берсе-бер кеше күзенә чалынмый. Бары кич төшкәч, тамак ягын кайгыртып, бер кош икенче кошка: «Бу-бу»,— дип, калын тавыш белән сүз куша. Гүя, ауга чыгар вакыт, әйдә кузгалыйк, ди. Әле еш кына: «Күвит-күвит»,— дип тә эндәшә... Күп бит, дип әйтә күк. Имеш, ауларлык җим дә бик күп була, кич төшкәч.

Алар — коңгыз һәм әкәм-төкәмнәрнең дошманы. Бакча һәм кырда бөтен зарарларын белгәндәй, төнозын күпләп кыралар. Әмма төп азыклары — тычканнар. Бакча һәм кырларда да тоталар, өйдә һәм абзар тирәсендә дә тоталар. Кешегә бик ышаналар, хәтта әле кулга ияләшкән чаклары да булгалый. Алар булса инде мәче-фәләнең дә кирәкми...

Әнкә кош дүрт-биш күкәе өстендә утыра; чуп-чуар каурый-йонын сыйпасаң да кузгалмый. Оядан ап-ак йомыркасын алсаң да ачуланмый: алгач кире куясыңны белә ул...

Гарәфи Хәсәнов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев