Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Кукмара районында 10нчы сыйныф укучысы «Ми­ни баг­ги» җыйган

Яшь «ку­ли­бин­чы» - Азат Га­ри­фул­лин Кук­ма­ра ра­йо­ны Ман­за­рас ур­та мәк­тә­бе­нең 10нчы сый­ны­фын­да укый. Тех­ни­ка «җе­не» ка­гыл­ган егет ин­де ул.

Аңа сү­теп җы­ю­дан, кул эшен җи­ңе­ләй­тү­че җай­лан­ма­лар ясау­дан һәм нәр­сә­гә дә бул­са «җан кер­тү»­дән дә кы­зык эш юк.

– Кеч­ке­нә чак­та ба­та­рей­ка­га то­таш­кан лам­поч­ка­ның яну­ын кү­реп га­җәп­лән­гән­гән идем, – дип сөй­ли Азат, – Ме­нә шун­нан соң ка­бын­ды бу­гай мин­дә тех­ни­ка­га ка­ра­та кы­зык­сы­ну. Агач, пе­ноп­ласт ма­те­ри­ал­лар­дан су­да, ко­ры җир­дә йө­ри тор­ган ма­ши­на­лар ясап: «Эх, ра­дио­и­да­рә итү сис­те­ма­сы бул­са иде» дип хы­ял­ла­на идем.

Азат­ның тех­ни­ка бе­лән ма­вы­гу­ын­да әти­се­нең дә өле­ше бар. Бер­ни­чә ел элек алар, бер­гә­ләп, мо­пед­ны кар­да йө­ри тор­ган итеп ясый­лар. Ә ме­нә «Ми­ни баг­ги» ясау те­лә­ге Азат­та ин­тер­нет чел­тә­рен­нән кы­зык­лы ви­део ка­ра­гач туа. Әти­се­нең ис­ке мо­тоб­лок дви­га­те­ле дә эш­кә ярап куя. Ху­җа­лык­та­гы ти­мер-то­мыр­ны җы­еп тап­шыр­ган ак­ча­га ав­то­ба­зар­дан то­тыл­ган ску­тер тә­гәр­мәч­лә­ре, сип һәм баш­ка ки­рәк ярак­лар ала­лар. Те­ләк бул­гач, руль дә, утыр­гыч та та­бы­ла. Арт­кы кү­чә­рен ста­нок­та әти­се ясап би­рә. Азат­ның «ав­то­сы» нәкъ бер ай­да яса­лып бе­тә. Өй­лә­ре – авыл­ның чи­тен­дә, ты­ныч урын­да ур­наш­кан. Аның бе­лән рә­хәт­лә­неп ма­ши­на йөр­тер­гә өй­рә­неп бу­ла.

Әле бу ара­да гы­на Азат әти­се яса­ган ис­ке трак­тор­ны сү­теп җый­ган. Аның бө­тен җи­теш­сез­лек­лә­рен бе­те­реп, үзе те­лә­гән­чә, пог­руз­чик фор­ма­сын­да ясар­га уй­лый ул. Ин­де шак­тый эше эш­лән­гән дә. Ал­лаһ куш­са, бу трак­тор бе­лән ху­җа­лык­та ти­рес тү­геп, ком-таш кү­че­реп, кар кө­рәп бу­ла­чак икән.

Азат­ның рес­пуб­ли­ка­кү­ләм тех­ник күр­гәз­мә­ләр­дә кат­на­шып ал­ган мак­тау кә­газь­лә­ре дә бар. Ки­лә­чәк­тә ин­же­нер бу­лыр­га те­ли ул.

– Та­гын нин­ди хы­ял­ла­рың бар? – ди­гән со­ра­вы­ма:

– Әйт­мим, – дип ел­мая.

Әйт­мә­сен! Тик хы­ял­ла­ры гы­на аны уңыш­ка, бә­хет­кә илт­сен!

Рәм­зия ГА­РИ­ФУЛ­ЛИ­НА.

 

Иван Ку­ли­бин ту­рын­да бик күп кы­зык­лы ха­ти­рә­ләр яши.Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/bu-kyizyik/kem-ul-kulibin

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев