Кем ул Кулибин?
Иван Петрович Кулибин турында сезнең, мөгаен, ишеткәнегез бардыр. Рус телендә «кулибничать» дигән фигыль дә яшәп килә бит. Яшь уйлап табучыларны «кулибинчылар» дип йөртәләр.
Җил кайсы яктан исә?
Ә Иван Кулибин турында бик күп кызыклы хатирәләр яши. Ул 1735 елда, сәүдәгәр гаиләсендә туып үсә. Әтисе кебек сәүдәгәр булырга тиеш була ул. Һәм чыннан да Ваня яшүсмер вакытыннан ук әтисенең кибетендә эшли башлый. Ләкин аз гына буш вакыты булуга... таяклардан флюгер ясап карый. «Җилнең кайсы яктан искәнен күрсәтәчәк бу таяклар» дип аңлата ул әтисенә. Ә тегесе ачулана: шулай вакытны бушка әрәм итәләрмени? Кыскасы, ул вакытта Ваняга флюгер идеясен ташларга туры килә.
Тик малайдагы кызыксынуны алай гына җиңәрлек буламыни? «Гади һәм катлаулы машиналар» турында китап табып ала Ваня, әтисеннән яшереп кенә аны укып чыга. Аннан... хәтта шигырьләр дә язып карый.
«Тере» сәгатьлар
Кулибиннарның күршесендә Микулин фамилияле сәүдәгәр яши торган була. Ваняны битараф калдыра алмаган йорт була ул. Бердән, анда бик матур күрше кызы үсеп килә. Икенчедән, ул беренче мәртәбә күкеле стена сәгате күрә. Иң кызыгы исә шунда – сәүдәгәр Микулин 17 яшьлек егеткә күкеле сәгатьне сүтеп карарга рөхсәт итә. Һәм ялгышмый – нәкъ 6 елдан Иван Кулибин тирә-юньгә билгеле сәгать төзәтү остасына әверелә һәм Микулинның әлеге дә баягы матур кызына өйләнә.
Һаман йөри!
1764 елда Иван уникаль кесә сәгате ясый. Бу сәгать вакытның күпме икәнен искәртеп суга белә. Каз йомыркасы кадәр зурлыктагы сәгать эченә кечкенә фигураларны хәрәкәткә китерү механизмы да урнашкан була.
Бу сәгатьне ул Екатерина патшага алып килә. Патшабикәнеөң сәгатьне күреп исе китә! Шуннан соң ул яшь уйлап табучыны Петербург фәннәр академиясенең механик остаханәсенә мөдир итеп билгели.
Әлеге сәгать Петербург шәһәрендә Эрмитажда саклана. Музей хезмәткәрләре әйтүенә караганда ул әле һаман йөри! Түбән Новгород шәһәрендә Кулибинга куелган һәйкәл, аның исемендәге парк бар. «Механик Кулибин» дип исемләнгән теплоход әле дә пассажирлар йөртә. Ә иң мөһиме – «кулибинчылык» хәрәкәте бүген дә яши.
Яшь «кулибинчы» - Азат Гарифуллин Кукмара районы Манзарас урта мәктәбенең 10нчы сыйныфында укый. Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/bu-kyizyik/kukmara-rayoynanda-10nchy-syynyf-ukuchysy-mini-baggi-yygan
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев