Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Акыллы роза кайда үсә?

Һәр илнең үз символы – үз чәчәге бар.

Чалмабашлар (пионнар) турында кызыклы фактлар

Чәчәкләр матурлык, гүзәллек, наз һәм бәйрәм символы. Тормышыбызга нинди генә бәйрәм килмәсен, аны һәрвакыт чәчәкләр озата. Чәчәкләр йортларның, урамнарның, паркларның һәм бакчаларның төп бизәге. 

Ә бал кортлары тарафыннан җыелган чәчәк балы нинди искиткеч тәмле, баллы, искитмәле. Эх, аның исләре... Кайбер культураларда чәчәкләр хәтта илаһилаштырыла, алар илаһи күренешләрне гәүдәләндерә, аларда күрәзәчелек үткәрелә. 

Чәчәкләрнең үз көне дә бар икән. Ул – 21нче апрель. Күп кенә шәһәрләрдә бу хөрмәттән фестивальләре оештырыла. 

Һәр илнең үз символы – үз чәчәге бар. Мәсәлән, Россиядә бәйрәм символы булып ромашка, Белоруссиядә — василек, Кытайда — нарцисс, Англиядә — роза чәчәге. 

Ә сез беләсезме: 

•    Роза – дөньяда иң популяр чәчәк. Ул Голландия икътисадының символы да, "Кечкенә принц"ның мәшһүр мәхәббәте дә, АКШның Милли чәчәге дә, Гайсәнең коелган канының христиан символы да булып санала. 
•    Французлар үзләренең затлы аш-суында миләүшә чәчәкләре кулланалар. 
•    Австралиядә уникаль чәчәкләрнең 80% үсә, алар бүтән беркайда да үсми. 
•    Орхидеялар 100 елга кадәр яши ала. 
•    Германиядә иң акыллы роза үсә (бәлки, "Кечкенә принц"ның Розасы булгандыр). Риваять буенча, аңа 1000 яшь.

Дуслар, өй каршына яки бакча территориясенә матур-матур чәчәкләр утыртыгыз. Бүләк иткән чәчәкләрне кабул итегез һәм шулай ук кешегә яхшылык ясап яки аның кәефен күтәрер өчен булса да, чәчәк бүләк итегез. Күңелле бит. 

Зәринә Гыйльметдинова, Арча районы, Кәче мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев