Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге эшләре

Хәйләкәр төлке сабагы (бәйгегә Регина Зарипова әкияте)

Бәйгегә Балык Бистәсе районыннан Регина Зарипова җибәргән әкият.

Әкиятнең башламы һәм бәйгенең шартлары

Тактадагы белдерүне күреп, иң беренче төлке килеп җиткән. Ул куян кызын укытырга маташкан, ләкин бик иркә, үзсүзле ялкау кыз белән берни дә барып чыкмаслыгын аңлаган. Ул хәйләгә керешкән. Куян белән Куянбикәне сарайга бикләп куйган. Куянсылуга тәмле ашлар бешереп ашатучы да калмаган. “Бик әйбәт булды әле бу, башта кызларын, аннары әтисе белән әнисен тотып ашармын”, - дип уйлаган төлке. Куянсылу төлке нәрсә кушса шуны үтәми булдыра алмаган. Әнисе әзерләп куйган ризыклар да ашалып беткән. Каян, нәрсә табып ашыйм икән, дигән уйлар килә башлаган Куянсылуга. “Их, әнием белән әтиемнең юкка чыгуларына мин генә гаепле бит”,- дип аларны юксына башлаган. Шулвакыт, Куян йорты яныннан узып баручы бүре,  сәер тавышлар ишетеп, сарай янына килгән. Ачып караса, елап, кайгырып, нишләргә дә белмичә утырган Куян белән Куянбикәне күргән. Алар эшнең нәрсәдә икәнен бүрегә сөйләп биргәннәр. Аларны күргән төлке тиз генә качу ягын караган. Шул көннән бирле Куянсылу бөтенләй башка кызга әйләнгән. Ул бүрегә рәхмәт әйтеп, әниләрен кочаклап елаган. Әти-әнисенең сүзен тыңлаган, аларга ярдәм итәргә ашкынып торган. Төлке аларга яхшы сабак биргән. Куян белән Куянбикә кызларын мәктәпкә илтергә әзерләнә башлаганнар. Төрле түгәрәкләргә бирергә хыялланганнар. Хәзер бит кызлары теләсә нәрсә сорап аптыратмый, һәрнәрсәне эшләп карарга тели икән.

Регина Зарипова, 15 яшь, Балык Бистәсе районы 2нче мәктәбенең 9 сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйгегә