Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Универсаль кеше

Укы­ту­чы – ос­та ар­тист, лә­кин аңа кул чап­мый­лар, ул – ос­та скульп­тор, лә­кин аны күр­ми­ләр, ул – ях­шы пси­хо­лог... Го­му­мән, ул – шун­дый уни­вер­саль ке­ше ди­сәң дә бу­ла.

Шун­дый уни­вер­саль ке­ше­ләр­нең бер­се – Ги­лазт­ди­но­ва Ми­ләү­шә Ти­мер­га­зи­ев­на. Ул без­нең мәк­тәп­тә хи­мия-би­о­ло­гия укы­ту­чы­сы.

– Ми­ләү­шә Ти­мер­га­зи­ев­на, ба­ла­чак­та­гы укы­ту­чы уе­ны, чын укы­ту­чы һө­нә­рен­нән нәр­сә бе­лән ае­ры­ла?

– Укы­ту­чы һө­нә­ре уен тү­гел шул... Ул зур җа­вап­лы­лык. Ба­ла­ның ки­лә­чә­ге, аның тор­мы­шын­да зур роль уй­нау­чы ке­ше бит ул укы­ту­чы. Дис­тә­лә­гән кон­курс­лар­га, им­ти­хан­нар­га әзер­ләү, авыр га­и­лә­ләр бе­лән эш­ләү – бо­лар ин­де уен эш тү­гел! Күп көч, тәҗ­ри­бә со­рый.

– Ә сез­нең ярат­кан укы­ту­чы­гыз бар иде­ме?

– Ул ми­нем бе­рен­че укы­ту­чым, шул ук ва­кыт­та әни­ем дә Ве­на­рия Рәф­ка­тов­на. Әни бул­ган өчен ге­нә тү­гел, чын­лап та, иң ях­шы укы­ту­чы­лар­ның бер­се бул­ган өчен мин аны бик хөр­мәт итәм. Аның дә­рес­лә­рен еш ис­кә алам. Ба­ла­лар­га ка­ра­та аның ке­бек бе­раз кы­рыс та, шул ук ва­кыт­та га­ди, ке­ше­лек­ле дә бу­лыр­га ты­ры­шам.

– Әгәр һө­нә­ре­гез­не алыш­ты­ру мөм­кин­ле­ге чык­са, нин­ди һө­нәр­гә алыш­ты­рыр иде­гез?

–  Бу со­рау­ны ми­ңа 10 ел элек бир­гән бул­саң, та­биб ди­яр идем. Лә­кин бү­ген­ге көн­дә, күп ел­лар тәҗ­ри­бә туп­ла­ган­нан сон, укы­ту­чы һө­нә­ре – ул ин­де ми­нем яшәү рә­ве­шем.

– Ә ме­нә­ у­кы­ту­чы бу­лыр­га җы­ен­ган уку­чы­лар­га нин­ди ки­ңәш би­рер иде­гез?

– Ба­ла­лар­ны яра­та­сың­мы? Шәх­си тор­мыш­ны чит­кә­рәк ку­еп, мәк­тәп тор­мы­шы бе­лән яшәр­гә әзер­ме? Яңа­лык­ка ом­ты­лу­чан­мы син? Тук­тау­сыз укыр­га әзер­ме? Шу­шы со­рау­лар­га уңай җа­вап бул­са гы­на, укы­ту­чы һө­нә­рен сай­лар­га бу­ла.

– Ми­ләү­шә Ти­мер­га­зи­ев­на, хез­мә­те­гез­дә нин­ди авыр­лык­лар бе­лән оч­ра­шыр­га ту­ры килә?

– Ва­кыт җит­мәү, ба­ла­лар­да уку­га ка­раш үз­гә­рү, со­ци­аль чел­тәрләр йо­гын­ты­сы бе­лән кө­рә­шү, эш өчен күп нәр­сә­не үз ак­ча­ңа са­тып алыр­га ту­ры ки­лү h.б.

– Ми­ләү­шә Ти­мер­га­зи­ев­на, их­лас әң­гә­мә­без өчен зур рәх­мәт сез­гә. Мак­тау­лы һәм авыр хез­мә­те­гез­дә зур уңыш­лар те­лим.

Аза­лия Кә­ри­мо­ва, «А­дым­нар-Тү­бән Ка­ма» күп­тел­ле бе­лем би­рү комп­лек­сы­ның 7б сый­ны­фы уку­чы­сы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев