Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы
Һәр кешенең кечкенә чактан ук яраткан төсе була. Ә синеке нинди? Һәм беләсеңме: яраткан төсең холкың турында сөйли ала. Менә укып кара әле алар миңа нинди серләрен әйтеп бирделәр. Әмма, тсс!
Безнең укучыларыбыз бигрәк актив һәм мобиль. Инзилә Абдуллинага шалтыратканда ул Казан шәһәрендә конкурста катнаша иде. «Күңел» радиосына «Көмеш кыңгырау»дагы проект турында сөйләргә чакыргач, аптырап тормады: «Киләм», – диде.
Укытучы – оста артист, ләкин аңа кул чапмыйлар, ул – оста скульптор, ләкин аны күрмиләр, ул – яхшы психолог... Гомумән, ул – шундый универсаль кеше дисәң дә була.
0