Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Оптимистлар нинди төс ярата?

Һәр ке­ше­нең кеч­ке­нә чак­тан ук ярат­кан тө­се бу­ла. Ә си­не­ке нин­ди? Һәм бе­лә­сең­ме: ярат­кан тө­сең хол­кың ту­рын­да сөй­ли ала. Ме­нә укып ка­ра әле алар ми­ңа нин­ди сер­лә­рен әй­теп бир­де­ләр. Әм­ма, тсс!

Кы­зыл

Бу төс­не ак­тив, ам­би­ци­оз һәм бе­раз үз­сүз­ле шә­хес­ләр сай­лый. Алар бай тор­мыш­ка, як­ты ва­кый­га, тәэ­сир­ләр­гә ом­ты­ла­лар. Җи­ңү­ләр­гә һәм ли­дер­лык­ка аш­кы­ну бе­лән ае­ры­лып то­ра­лар. «Кы­зыл­лар­га» уңыш­ка ире­шер­гә яр­дәм ит­кән сый­фат­лар: үҗәт­лек, их­ты­яр кө­че һәм эш­кә сә­ләт­ле­лек.

 

Са­ры

Бу – оп­ти­мист­лар тө­се. Аның җа­на­тар­ла­ры­на хас сый­фат­лар – кре­а­тив­лык, ях­шы ин­ту­и­ция һәм үсеш те­лә­ге. Бу ке­ше­ләр кыю, кы­зык­сы­ну­чан һәм са­быр. Алар үз ал­ла­ры­на мак­сат­лар куя һәм алар­га ире­шә бе­лә­ләр. Лә­кин әле­ге юмарт шә­хес­ләр кай­чак җа­вап­сыз да бу­ла­лар.

 

Яшел

Әле­ге төс­не са­быр һәм юга­ры ин­тел­лект­ка ия ке­ше­ләр сай­лый. Яшел­лек­не яра­ту­чы­лар­га ты­ныч­лык яра­ту хас. Алар баш­ка ке­ше­ләр­нең проб­ле­ма­ла­ры­на бик игъ­ти­бар бе­лән ка­рый, те­лә­сә кай­сы ва­кыт­та их­лас яр­дәм күр­сә­тер­гә әзер. Әм­ма алар чит фи­кер­гә бәй­ле һәм үз­гә­реш­ләр­дән ка­чу­чы бу­ла­лар.

 

Зәң­гәр

Зәң­гәр төс­не ях­шы кү­ңел­ле, яңа дус­лар та­бар­га һәр­ва­кыт әзер ке­ше­ләр яра­та. Алар ял­гыз­лык­ка тү­зә ал­мый­лар. Ә ме­нә сә­я­хәт итәр­гә һәм үз­лә­ре өчен яңа офык­лар ачар­га яра­та­лар. Мон­дый шә­хес­ләр ва­ем­сыз­лык, бер­кат­лы­лык бе­лән ае­ры­лып то­ра­лар.

 

Шә­мә­хә

Әле­ге төс­не сай­лау­чы ке­ше­ләр­гә кә­еф­нең кис­кен бо­зы­луы һәм стан­дарт бул­ма­ган ка­раш­лар хас. Мон­дый на­ту­ра­лар­да иҗат баш­лан­гы­чы ча­гы­ла, алар үт­кен акыл­лы һәм бе­раз хы­я­лый. Ирек һәм бәй­сез­лек­не яра­та­лар.

 

Ал­су

Ал­су төс­мер­ләр кү­бе­сен­чә яшь кыз­лар­га һәм ба­ла­лар­га ошый. Алар­ның чын­бар­лык бе­лән ту­ры кил­ми тор­ган үз кү­зал­ла­вы бар. Ты­ныч хол­кы һәм йом­шак­лы­гы бе­лән ае­ры­лып то­ра­лар, кай­ва­кыт үз көч­лә­рен һәм мөм­кин­лек­лә­рен объ­ек­тив бә­я­ли ал­мый­лар.

 

Ак

Ак – чис­та­лык һәм ирек бил­ге­се. Бу төс­кә га­шыйк бул­ган һәр­кем үз-үзе­нә ыша­ныч, юга­ры тө­гәл­лек һәм сиз­гер­лек бе­лән ае­ры­лып то­ра. Һәм алар һәр­ва­кыт яңа иде­я­ләр чы­га­на­гы бу­лып то­ра­лар.

 

Ка­ра

Ка­ра төс­не сай­лау­чы­лар – ни­я­тен­дә нык бул­ган, эш­лек­ле һәм мак­сат­чан ке­ше­ләр. Алар эш­не ахы­ры­на ка­дәр җит­ке­рә һәм кат­лау­лы ха­рак­тер­га ия. Әле­ге төс­кә га­шыйк бул­ган шә­хес­ләр­не чит ке­ше фи­ке­ре кы­зык­сын­дыр­мый.

 

Төс­ләр ту­рын­да кы­зык­лы факт:

Ста­тис­ти­ка бу­ен­ча дөнь­я­да иң ярат­кан төс бу­лып ты­ныч­лык­ны һәм ва­ем­сыз­лык­ны ча­гыл­ды­ра тор­ган зәң­гәр төс то­ра. Аны пла­не­та­да 40% ка якын ке­ше сай­лый икән. Ә иң яра­тыл­ма­ган төс, ни кы­зык, ак. 

Сә­хи­фә­не Фи­рү­зә Иб­ра­һи­мо­ва әзер­лә­де. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев