Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Кү­ңел»­ле көн

Без­нең уку­чы­ла­ры­быз биг­рәк ак­тив һәм мо­биль. Ин­зи­лә Аб­дул­ли­на­га шал­ты­рат­кан­да ул Ка­зан шә­һә­рен­дә кон­курс­та кат­на­ша иде. «Кү­ңел» ра­ди­о­сы­на «Кө­меш кың­гы­рау»­да­гы про­ект ту­рын­да сөй­ләр­гә ча­кыр­гач, ап­ты­рап тор­ма­ды: «Ки­ләм», – ди­де.

Ин­зи­лә уку­чы­ла­ры­быз­га ях­шы та­ныш. Ул күп­ләр яра­тып өл­гер­гән «КӨН­ба­гыш» ви­де­оп­ро­ек­тын алып ба­ра. Үзе кы­зык­сын­дыр­ган көн­нәр ту­рын­да уку­чы­лар­га кы­зык­лы ви­де­о­лар тө­ше­рә. Аның «Гә­лүш кө­не», «Ис­ке чор­ма сер­лә­ре кө­не» тап­шы­ру­ла­ры бик күп лайк­лар җый­ды.

«Кө­меш кың­гы­рау»­ны хә­зер бас­ма чы­га­нак дип ке­нә ка­бул итү дө­рес тү­гел. Без со­ци­аль чел­тәр­ләр­дә ак­тив эш алып ба­ра­быз, сай­ты­быз­да дөнья ка­дәр кы­зык­лы ма­те­ри­ал­лар та­ба­рга бу­ла. Ви­део-ау­дио про­ект­ла­ры­быз да уңыш­лы эш­ләп ки­лә, уку­чы­ла­ры­быз һәр яңа бәй­ге­без­не кө­теп ала­лар. Ме­нә шу­шы­лар ту­рын­да һәм дә ин­де, иң мө­һи­ме, ка­дер­ле уку­чы­ла­ры­быз, яшь ав­тор­лар ту­рын­да сөй­лә­дек без «Кү­ңел» ра­ди­о­сында. 

«Кө­меш кың­гы­рау»­ның да­и­ми ав­то­ры – Рус­лан Ло­ги­нов та ра­ди­о­да чы­гыш яса­ды. Ул тың­лау­чы­лар­га га­зе­та­быз­да ба­сыл­ган «Ко­лак­чын­нар» ши­гы­рен укып күр­сәт­те. Ике ел элек Рус­лан­ның дүрт юл­лык ши­гы­ре күз­гә ча­лын­гач, без аңа сә­лә­тең бар, та­гын яз әле дип ки­ңәш бир­дек. Ул шун­нан үсе­неп кит­те, ши­гырь ар­тын­нан ши­гырь җи­бә­реп ке­нә то­ра. Әки­ят-хи­кә­ят­ләр дә яза ул. Аның ши­гырь­лә­ре юмор­лы бу­луы бе­лән ис­тә ка­ла. Ә ра­ди­о­га кил­гәч, без аның та­гын бер сә­лә­те­нә шак­кат­тык – сән­гать­ле сөй­лә­ме­нә. Һәм Рус­лан­ны «Сөй­лә» ау­ди­оп­ро­ек­ты­быз­да кат­на­шыр­га ча­кыр­дык. Шул сүз җит­те, Рус­лан өр-яңа ши­гы­рен сөй­ләп, яз­ды­рып ­та җи­бәр­гән. Ме­нә шун­дый ул «Кө­меш кың­гы­рау»­лар, ут ке­бек.

Ра­ди­о­да уку­чы­ла­ры­быз­га бик оша­ды. Алар бе­рен­че тап­кыр эфир­га чык­ты­лар. «Кү­ңел» ра­ди­о­сы алып ба­ру­чы­ла­ры – Ри­шат Ха­җи­ев һәм Гө­ли­нә Гу­са­мо­ва­ның эшен кү­зәт­те­ләр, бер­гә­ләп фо­то­га төш­тек. Ме­нә шун­дый «Кү­ңел»­ле көн бул­ды бу.

Ай Кызы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев