Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Татар теленнән БДИны 9, татар әдәбиятыннан 1 укучы тапшыра

Халыкара олимпиада җиңүчесе Ихтыяр Кыямов – татар әдәбиятыннан имтихан сайлаучы бердәнбер укучы.

 

Быел Татарстанда татар теленнән бердәм дәүләт имтиханын 9 укучы тапшырган. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Татар теленнән БДИ тапшырган Халыкара олимпиада җиңүчесе Ихтыяр Кыямов татар әдәбиятыннан да имтихан бирде. Ул татар әдәбиятыннан имтихан сайлаучы бердәнбер укучы. Имтихан 17нче июнь көнне булды, нәтиҗәсе әлегә билгеле түгел, диде Ихтыяр. Аяз Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән", Әмирхан Еникинең "Матурлык" әсәрләре буенча сораулар булган. Теория буенча сораулар да шактый булды, дип хәбәр итте Ихтыяр Кыямов.

  • Татар теленнән бердәм дәүләт имтиханын тапшыру турында мәгълүматлар:
  • 2008 елда татар теленнән БДИны 385 укучы;
  • 2016 елда татар теленнән БДИны 67 укучы;
  • 2017 елда татар теленнән БДИны 74 укучы;
  • 2018 елда татар теленнән БДИны 18 укучы;
  • 2019 елда татар теленнән БДИны 15 укучы;
  • 2020, 2021 елларда пандемия сәбәпле имтихан булмады;
  • 2022 елда 1 укучы.

https://tatar-inform


Әңгәмәләр: Ихтыяр Кыямов: «Әтидән үрнәк алам!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев