Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Ихтыяр Кыямов: «Әтидән үрнәк алам!»

Ихтыяр Кыямов – Казан егете, «Адымнар» полилингваль мәктәбенең 11нче сыйныфында укый.

– Сәлам, Ихтыяр. Иң беренче үзеңнең кызыксынуларың, хоббиларың турында сөйләп китсәң иде.

– "Адымнар" мәктәбендә укый башлагач, татар әдәбиятына мөкиббән булдым, яратып укыйм. Укытучыма - Ханнанов Рамил абыйга рәхмәт әйтергә кирәк. Шуның белән бәйле рәвештә үзем дә каләм тибрәтә башладым. Ике хикәям бар. Әлбәттә, җитешсезлекләре байтак, ләкин мин даими рәвештә камилләшергә тырышам.

"Иделем акчарлыгы" бәйгесенә беренче хикәямне ("Татар баласы") җибәреп, кызыксындыру бүләгенә лаек булдым. Шәриф Камал премиясенә икенче хикәямне ("Шакыма кеше капкасын") җибәрдем. Нәтиҗәләре февральдә билгеле булачак.

– «TATAR CYЗЕ» бәйгесендә дә җиңгәнсең, әйеме?

– Әйе, «TATAR CYЗЕ-2021» бәйгесендә шигърият номинациясендә (11-17 яшьтә) 2нче урын яуладым. Әлеге номинациядә беренче урын булмады, шуңа күрә җиңдем дисәм, хата булмас. Һәрхәлдә «TATAR CҮЗЕ-2021» бәйгесенең лауреаты булдым.

– Спорт белән дә шөгыльләнәсең дип ишеткән идем мин сине...

– Гомерем буе спорт белән мавыгам. 5-9 сыйныфларда мин җиңел атлетика белән профессиональ дәрәҗәдә диярлек шөгыльләнеп алдым. Уңышларым да байтак булды. Ләкин ахыр чиктә укуны сайлау сәбәбе белән атлетиканы калдырып торырга туры килде. Ләкин алай да даими равештә сәламәтлегемне кайгыртып торам, турникларда тартылырга яратам. 2021 елда акча эшләп алу нияте белән тренер булып алдым.

Һәр кеше сәламәтлеген кайгыртырга тиеш дип саныйм. Бала чакта спорт белән шөгыльләнү зарур. Ул мине физик яктан гына түгел, хәтта рухи яктан да чыныктырды.

– Тренер булып акча эшли алдыңмы соң?

– Үземә яхшы наушник алырга хыялланган идем. Акчаны ничек эшләп алырга икән дигән сорау туды, шул рәвешле: "тренер булып эшли алам бит", - дип уйлап куйдым. Соңыннан айфон да алып җибәрдем.

– Искиткеч, Ихтыяр! Исемең җисемеңә туры килә икән. Исем кешенең язмышын билгели дигән ышану бар. Ничек уйлыйсың, синең исемең дә сиңа ихтыяр көче өсти микән, әллә нәселдән киләме икән ул максатчан, тырыш булу?

– Кайчагында "ихтыяр көче җитәрлекме миндә", - дип уйланам. Чынлап та, исем кешенең холкына йогынты ясый ала. Әти-әниемә рәхмәт! Сирәк очрый торган исем кушканнар. Миңа бик ошый!

– Исем турында сорауны сиңа еш бирәләрдер инде. Чынлап та, минем, мәсәлән, Ихтыяр исемле башка кешене очратканым юк...

–  Гомәр Саттаровның "Татар исемнәре сүзлеге" бар. Шул сүзлектә 10.000 якын исем тупланган. "Ихтыяр" дигән исем юк. Менә шундый хәл...

– Гаҗәп... Үзеңне 3 сүз белән генә тасвирлап бир әле, Ихтыяр.

– Хыялый, эзләнүчән, ялкынлы.

– Кемнән үрнәк аласың бу тормышта?

– Беренче чиратта әтидән (Ильдар Кыямов – журналист-төбәкче, язучы, шагыйрь, нәфис сүз остасы, җырчы, актёр - авт.). Бу - үзеннән-үзе килеп чыга торган әйбер. Әти кебек зыялы, гыйлемле кеше булырга тырышам. Икенче чиратта абыемнан (Идел Кыямов - актёр, эстрада артисты, журналист, нәфис сүз остасы, конферансье - авт.). Ул әтигә караганда "заманчарак".

Фатих Әмирхан шәхесе дә минем өчен үрнәкле. Укымышлы, прогрессив татар зыялысы. Хәзерге заманда Фатих Әмирхан кебек зыялылар җитми, минемчә. Гомумән, яхшы кешеләрдән үрнәк алырга тырышам. Югарырак дәрәҗәгә үсәр өчен, башкаларга да күз салгалап торырга кирәк.

– Китаплар укырга яратасың дип аңладым. Яшьтәшләреңә нинди китаплар укырга киңәш итәр идең?

– Китап укымый торган, гыйлемсез кеше - сукыр адәмгә тиң. Гомумән, китаплар укый башларга тәкъдим итәм. Әлбәттә, хәзер мәгълүмат чыганаклары бихисап, ләкин китаплар алыштыргысыз. Бигрәк тә нәфис әдәбият. Мин татар әдәбияты белән танышуымны Фатих Әмирхан хикәяләреннән башладым. 

Бөтенләй китап укымаучы кешеләргә хикәяләрдән башларга тәкъдим итәм, чөнки алар кыска күләмле. Ял иткәндә ТикТок карап утырганчы, берәр хикәя укысаң, файдасы күбрәк була. Ә нәфис әдәбиятны укыганда тарихны да, сәнгатьне дә белергә кирәк. Зыялы кеше, замана кешесе нәфис әдәбият укырга тиеш.

– Чит телләр белән дә кызыксынасың, әйеме, Ихтыяр? Нинди телләр беләсең?

– "Адымнар" мәктәбе полилингваль, ягъни күптелле. Инглиз телен төпләп өйрәнәбез. Төрек телен дә үзләштерәбез әкрен генә. 33нче гимназиядә француз телен укыталар иде, ләкин мин ул фәнгә тиешенчә игътибар бирмәдем, шуңа үкенәм хәзер. 2021 елда эсперанто телен өйрәнә башлаган идем, ләкин телне үзләштерергә сабырлыгым җитмәде. Гарәп телен өйрәнергә ниятлим.

– Шәп! Нинди һөнәр сайларга җыенасың соң?

– Һөнәр турында төгәл әйтә алмыйм, чөнки хәзер дөнья көн саен үзгәреп тора бит. Бер һөнәрле булу заманасы артта калып бара. Ә югары белемне татар филологиясе өлкәсендә аласым килә.

– Төпле, матур җавапларың өчен рәхмәт, Ихтыяр. Уңышлар телим сиңа!

Әңгәмәдәш – Ләйлә Мирзаһитова.

Фотолар шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев