Лениногорск шәһәреннән Раян Шәйдуллин килде.
Ачык ишек

Лениногорск шәһәреннән Раян Шәйдуллин килде.

Бүләкләр белән сөендерергә яратабыз.

Укытучы һәм остаз елы уңаеннан «Нихәл, укытучым?» дигән видеобәйге игълан иткән идек. Каршыгызда җиңүчеләребезнең берсе –  Раян Шәйдуллин. 🔥Ул икенче урынга лаек булды. Раян Лениногорск шәһәре 3нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы. Ерак юлларны якын итеп редакциябезгә килде. Каникулның азагында Чаллыны күреп кайтасылары килгән.

– Дельфинарийга кереп чыгабыз әле, – диде. 

  Афәрин, Раян, башка бәйгеләрдә дә актив булырсың дип ышанып калабыз!  

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев